Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Боксчы кызларыбыз – чемпионнар

Казанда 27 ноябрь-2 декабрь көннәрендә бокс буенча 2005-2006 елгы кызлар, 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында үткәрелгән укучыларның XII спартакиадасы республика чемпионатында Сабадан тренерлары Рифат Хисамов һәм Рамил Сәетов кул астында шөгыльләнүчеләр бик яхшы әзерлек күрсәттеләр.

Кызлар арасында Гөлназ Ахунова 38,5 килограммга  кадәрге  үлчәүдә Татарстан  чемпионы  исемен  яулады. Рания Гарипова (46 кг.) һәм Динә Миңнегулова (46 кг.) көмеш медаль призерлары булдылар. 2001-2002 елгы яшүсмерләр төркемендә Таңсылу Хәбибуллина (75 кг.) шулай ук  Татарстан чемпионы булды. Людмила Чернобаева –  көмеш, Надежда Спиридонова  бронза медаль  алды.  Гомуми  команда  зачетында 2001-2002 елгы  кызларыбыз командасы республикада I урынга чыкты. Шулай ук Казанда 2000 елгы һәм аннан олырак хатын-кызлар арасында да бокс буенча  чемионат  үткәрелде.  “Олимп” спорт мәктәбендә   күнегүләр  узган Адилә Каюмова һәм Гөлназ Шакирҗанова  үз  үлчәү категорияләрендә көмеш медаль призерлары булдылар.  Боксчы  кызларыбызны һәм аларның тренер-укытучыларын  уңышлары белән  котлыйбыз, алга таба да югары нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев