Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Бөтен гаилә белән сайлауга!» бәйгесендә райондашларыбыз да катнаша

Россия Президентын сайлауда катнашкан татарстанлылар көн ярым дәвамында «Бөтен гаилә белән сайлауга!» конкурсына 30 меңнән артык фотография урнаштырган.

 

Конкурс шартлары буенча, тавыш биргән һәм сайлау участогында бирелгән беләзекләр белән фотога төшкән гаиләләр социаль челтәрдә шул фотографияләрне #ТатарстанАлга и #ВсейСемьейНаВыборы хештеглары белән урнаштырырга тиеш.

Катнашучылар арасында өч Lada Vesta автомобиле уйнатыла. Сайлауның беренче көнендә җиңү бәхете Актанышта яшәүче гаиләгә елмайды – Флүдә Гардисламова һәм аның ире машиналы булды. Җиңүче кичерешләре белән уртаклашып, ватандашларын да бәхетен сынап карарга чакырган. Тавыш биреп, соцчелтәрдә фотографияләрен урнаштырган татарстанлыларны тагын ике машина көтә. Аларны 16 һәм 17 мартта уйнатачаклар.

Моннан тыш, татарстанлыларның зур активлыгы белән бәйле рәвештә, оештыручылар иң креатив катнашучылар өчен махсус призлар белән берничә номинация игълан иткән. Өч көн дәвамында «ВКонтакте»да «Татарстан Алга» төркемендә иң кызыклы фотографияләр буенча тавыш бирү барачак. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырыла.

Номинацияләр түбәндәгеләр:

«Иң креатив гаилә»;

«Иң елмаючан гаилә»;

«Иң тату гаилә»;

«Иң өлкән гаилә»;

«Иң яшь сайлаучылары булган гаилә»;

«Иң күпсанлы кешеле гаилә».

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/foto-5884726

Фотода: Сабадан Абдуллиннар гаиләсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев