Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“БУ ИРКЕНЛЕК ШӘҺӘРДӘ ЮК“, – диләр Шакировлар

Шәхси хуҗалыкта күп итеп мал-туар асрау – авыл кешесенә өстәмә керем.

Тырышларга дәүләт  тә ярдәм итә. Шәхси ху­жалыкта җитештерелгән про­дукция, азык-төлек шәхси мөл­кәт санала. Сатылганы эшкуарлыкка тиңләнми. Билгеле,  ялкаулансаң, бер сыер да асрый  алмыйсың.  Өчнарат авылында яшәүче, 2017 елда “Иң  яхшы ярдәмче хуҗалык” республика бәйгесе жиңүчесе булган  Рәис Шакиров та шундый  фикердә. “Эштән кайткач, буш вакытны төнге 1гә кадәр телевизор карап та үткәреп була. Караганың иртәгә  үк онытыла.   Ә каралты-кура тирәсендә кайнашсаң, тырышлыгың  үзеңә әйләнеп  кайта. Иртә-кич мал-туар янында без. Балалар үсеп, кул арасына керә башлагач,  күп кешегә  күп тими. Аны бит бер ниятенә керешкәч,  эшне  җиңеләйтү  ягын да карыйсың. Күп мал асрауның мәшәкатеннән биг­рәк,  файдасын   күрәбез”,– ди гаилә башлыгы. Шакировлар хәзерге  көндә 9 сыер  сава. Шуларга өстәп тана, бозаулар,  үгез бар. Сарык-кәҗә тоталар, җәен күп итеп  кош-корт алалар. Бу кадәр мал-туар асрарга, әлбәттә, рәсмиләштерелгән пай җирләре ярдәм итә. Печән – үзләренеке. “Сыерларыбыз сөтне мул бирә. Люцерна  арттыра продукцияне. Ләкин люцерна дип пай җиренә чәчкәнебез клевер булып чыкты. Хәзер  җирне бозасы була. Мондый мәшәкатьләр килеп  чыга инде  ул. Иренмәскә  кирәк ”­,­– дип  сүзгә кушыла хатыны Эльмира ханым..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев