Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Бүген - авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы  һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре  көне белән ихластан котлыйбыз. Сезнең күп көч һәм тырышлык таләп итүче хезмәтегез соклануга һәм мактауга лаек. Бөтен гомерегезне туган җиргә багышлавыгыз, иңнәрегезгә алган авыр һәм җаваплы һөнәрегезне намус белән башкаруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!  Киләчәктә дә куелган максатларга ирешүегезне, барыгызга да сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаиләләрегездә иминлек һәм яңа хезмәт җиңүләре телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев