Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген махсус хәрби операциядә вафат булган райондашыбыз Руслан Дергуновны соңгы юлга озаттылар

Хушлашу мәрасимендә Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров, мәрхүмнең якыннары һәм авылдашлары катнашты.

 Дергунов Руслан Сергеевич 1978 елның 26 ноябрендә Кыргызстан республикасының Пржевальск шәһәрендә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң армия сафларына алына. Аннары армиядән соң таҗик - әфган чигендә хезмәт итәргә кала. Союз таркалганнан соң гаиләләре белән Татарстанга күченеп кайталар. 2008 елдан Руслан Сергеевич Татарстанда Сатыш авылында яши башлый. 2009 елда өйләнә һәм яшәргәТеләче авылына күченә, электрик булып эшли.

Руслан Сергеевич 2022 елның көзендә мобилизацияләнә. 4нче гвардия-танк  дивизиясенең хәрби батальонында  пулеметчы-көйләүче  булып хезмәт итә.  2023 елның 23 декабрендә хәрби операция барышында Харьков өлкәсе, Купянск районы, Ягодное бистәсендә  алган яралардан вафат була.

 Руслан Дергуновны бик ачык күңелле, ярдәмчел, аралашучан кеше иде дип искә алалар. Аның  хатыны Оксана, үзе мобилизациядә вакытта,  2023 елның 5 гыйнварында  вафат була. Уллары Тимур  - балачактан инвалид. Хәзер аны  әбисе Әлфинур Габдулла кызы тәрбияли.

Руслан Дергунов  үлгәннән соң "Батырлык" ордены белән бүләкләнде. 

Якташыбыз, Ватанын яклап, үзенең хәрби бурычларын намус белән һәм фидакарьләрчә үтәп һәлак булды.

Туган ил каһарманнарына мәңгелек дан! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев