Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген махсус хәрби операциядә вафат булган райондашыбыз шәмәрдәнле Илнур Баһаповны соңгы юлга озаттылар

Кайгылы хәбәр

   Мәрхүм белән хушлашу чарасында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров, мәрхүмнең якыннары, туганнары һәм Шәмәрдән халкы катнашты.

   Илнур Баһапов махсус хәрби операциягә контракт нигезендә китә. Луганск республикасының  Крменная шәһәрендәге разведподразделениедә хезмәт итә. 2024 елның 21 мартында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Илнур Рифхәт улының 9 һәм 8  яшьлек ике кызы калды.

Бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, райондашыбызны матәм маршы астында соңгы юлга озаттылар.

Илнур Рифхәт улы Баһапов, Ватанына тугры, намуслы солдат үрнәге булып, хәтерләрдә мәңге сакланачак!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев