Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген Сабада район башлыгының Чыршы бәйрәменә иң лаеклылар җыелды

Бүген Саба аграр көллиятенең актлар залында узган бәйрәмдә районыбызның уку алдынгылары, олимпиада җиңүчеләре, әтиләре махсус хәрби операция зонасында катнашучы балалар, кыскасы, барлыгы 362 укучы катнашты.


  Иң элек фойеда балалар өчен  кул эшләренә өйрәтә торган  җиде төрле    мастер класс  эшләде. Бәйрәм кунакларын муниципаль район башлыгы  Рәис Миңнеханов тәбрикләде.  "Бу чарага ел саен  иң булган, иң уңган укучылар җыйнала. Бәйрәм   үзара күңел ачу гына түгел,  еллык нәтиҗәләр ясау чарасы да. Узып киткән  2023 елда уңышларыбыз  куандырырлык. Олимпиада  нәтиҗәләре буенча да  эре  шәһәрләрдән генә калышабыз. Киләчәктә аларны да узарбыз дип ышанам. Мәдәният, спорт буенча да лаеклы урыннарыбыз бар. Аларның барысында да сезнең тырыш хезмәтегез салынган. Районыбызда узган һәр чарада сез актив катнашасыз. Сезнең белән бездә яңалыкка омтылып яшибез",- диде район башлыгы. Рәис Миңнеханов  һәркем өчен дә иң кадерлесе вакыт икәнлеген искәртеп  һәм һәр эш үзвакытында төгәл үтәлсен дип һәр укучыга бәйрәм күчтәнәче белән бергә  сәгатьләр бүләк итүен әйтте.  Бәйрәмдә Кыш бабай, Кар кызы, төрле  әкият геройлары укучыларның  белемнәрен  тагын бер кат сынады.  Тамаша  район башлыгының махсус бүләге булган шоу уеннар, иллюзионистның күңелле номерлары  белән  дәвам итте. Бәйрәм тамашасыннан алынган   күңелле   хис-кичерешләр  укучыларга алга таба зур уңышлар яуларга этәргеч булыр дип ышанасы килә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев