Бүген Саба тагын бер батыр улы белән хушлашты
Махсус хәрби операциядә вафат булган райондашыбыз Мөдәрис Гасимуллинны соңгы юлга озаттылар
Мөдәрис Мөнип улы Гасимуллин хәрби хезмәткә контракт нигезендә китә. Парашют-десант ротасында гранотометчы булып хезмәт итә. Хәрби бурычын үтәгәндә 2025 елның 10 апрелендә вафат була. Тагын 3 көннән Мөдәрискә 39 яшь туласы иде. Әнисе Лилия Фәрхетдин кызы, үги әтисе Венер Хәмит улы, хатыны Гөлчәчәк Могавир кызы Сабада яшиләр.
Хушлашу мәрасимендә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов, мәрхүмнең якыннары һәм авылдашлары катнашты. «Авыр кайгыгызны чын йөрәктән уртаклашабыз. Улыгызның батырлыгы халык күңелендә калачак, кыюлык, геройлык үрнәге булып торачак. Батырларның даны мәңгелек», – диде Андрей Никиташин. Туганнарының авыр кайгыларын район башлыгы Рәис Миннеханов та уртаклашты, һәркемгә сабырлык теләде.
Мөдәрис Мөнип улы бүген Саба зиратында җирләнде. Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Ватан өчен гомерен кызганмаган батыр якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев