Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БУРЫЧКА БУЛСА ДА ЭШЛӘТӘЧӘКЛӘР

Район кулланучылар җәмгыятьләре идарәсе 23 гыйварда район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында 2017 ел йомгакларына багышланган традицион җыелышын үткәрде.

Җыелышка рәислек ит­кән  башкарма  комитет җи­тәкчесе вазифаларын башкаручы  Таһир Шә­рә­фиев залдагы вәкил­ләр­гә карап “Азайгансыз” дисә дә, райпо халыкка хезмәттә элеккечә зур эш башкара. Әйтик, кибет тоткан кайсы эшмәкәр  авыл халкын йорт хайваннары өчен продукция белән  тәэмин итүгә зур  игътибар бирә?  Райпо исә кооперациягә хас сыйфатын саклап кала килә. 2017 ел дәвамында 130 тонна ашлык, 30 тонна кукуруз, 10 тонна көрпә алып кайтып сатылган. Товар заявкалар нигезендә машина белән турыдан-туры халыкнын өенә илтеп бушатылган. “Үзебездә җи­тештерелгән продук­цияне арттыру, ха­лык­ның каз-чебигә бул­­ган ихтыяҗын канәга­ть­ләндерү өчен 16-17 ел дәвамында Тимершык авылы инкубаторын эшләтәбез. Инкубация се­­зонында 33 мең  чеби, 5 мең данә  каз бәбкәсе  халыкка сатылды.  Чебиләрне үстереп тә сату өчен инкубаторны зурайтып, 10 мең башка исәпләнгән цех ясадык. Быел да тиешенчә җи­һазландырылган объект­ны ябык тотмас очен, бурычка акча алып булса да инкубаторны эшләтәчәкбез”,– диде ел  йомгаклары буенча  чыгыш  ясаган райпо рәисе Шәүкәт Гайнетдинов...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев