Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Cаба районында игенчелек алдынгыларын  хөрмәтләделәр

Бүген Сабада  игенчелек тармагы   алдынгыларын   хөрмәтләделәр.

 

Уңыш бәйрәмендә  район башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан Республикасы  авыл хужалыгы министры урынбасары  Илдус Габдерахманов катнашты. Район  авыл хужалыгы һәм  азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин  чыгышыннан   күренгәнчә, уртак тырышлык белән бөртекле-кузаклы култураларның һәр гектарыннан уртача 31 цетнер уныш жыйнап алынган, тулаем жыем 75523 тонна тәшкил иткән. Районда механизаторларыбыз  57660 гектар сөрү җирләреннән тыш, Теләче, Питрәч һәм Балык бистәсе басуларында 16000 гектар мәйданда эш башкарганнар. Җитештерелгән ашлыкның үзкыйммәтте 7 сум тирәсе. Рентабельлелек дәрәҗәсе 11 процент, игенчелек тармагынан акча кереме 358 миллион сум, ягъни барлык тармаклардан керемнең  11 процентын тәшкил итә. “Сабанын иң түбән уңдырышлы көлсу урман туфраклардан да 70 центнердан югары уныш устерү мөмкинлеген барлыгын үзебез өчен быел да исбатладык. Җаваплылыгы чикләнгән "Саба" җәмгыятенең Тимершык бүлекчәсендә 50 гектар көзге бодайдан 71,6шәр центнер уныш җыйналды”,– диде Гафур Хәсәншин. Саба районының республиканың муниципаль берәмлекләр арасында  иң  уңдырышсыз  туфраклы җиргә  урнашканлыгын министр  урынбасары  да  билгеләп  үтте. “Шул  ук  вакытта Саба районы авыл хуҗалыгында иң  алдынгы, инновацияле  технологияләрне кертә һәм башкаларны да  өйрәтә. Район шушы яңалыклардан нәтиҗәле файдалана  алучы  кешеләре  белән  аерылып тора. Казан  артына  кергән Саба районы игенчелегенә быел һава шартлары   аеруча  комачаулады. Шулай да  матур гына   күрсәткечләргә ирештегез, моның  артында  сезнең хезмәтегез тора”,–   диде  Илдус Габдерахманов

Район башлыгы  Рәис Миңнеханов фидакарь хезмәтләре өчен игенче-механизаторларга  зур рәхмәт  белдерде. “Башка төбәкләрдә авыл хуҗалыгы  нинди хәлдә икәнлеген  беләсез. Республикабызда исә аграр тармак сакланып  калды, иң  авыр вакытта авыл хуҗалыгында  эшләүчеләр Татарстан хөкүмәтенең  зур ярдәмен тойды. Авылларның  сакланып  калуы һәм аграр тармакка  яңа технологияләр кертелүе барыбызның да  киләчәккә ышанычын арттыра. Игенчелек күп көч, тырышлык таләп итә.  Хезмәтегез алга таба да  зурлансын, яңадан-яңа уңышларга иршергә  язсын”,– ди Рәис Миңнеханов.

 Үткән ел шушы залда район башлыгы Рәис Миңнеханов “КамАЗ” автомашиналар паркының бик иске булуын һәм аларны яңарту буенча эш алып барырга кирәклеген әйткән иде. Һәм ул сүзендә торды, шушы коннәрдә кайтартылган  прицеплы 6 “КамАЗ” автомашинасы  уңыш бәйрәме   күргәзмәсендә урын  алды. Күргәзмәдә шулай ук башка төр техника белән дә танышырга   мөмкин  иде.

Уңыш бәйрәмендә хезмәт  алдынгыларына Авыл хуҗалыгы министрлыгының, Саба  муниципаль районы Советының  Мактау грамоталары, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук гомерләрен аграр тармакка багышланган ветераннар,  аларның хезмәтен дәвам итәргә дип авылда эштә калган   яшьләр дә  сәхнәгә чакырып тәбрикләде. Соңыннан уңыш бәйрәмендә катнашучылар  Илсөя Бәдретдинова,  Гөлфирә һәм  Алмаз Мирзаяновлар  концертын карады  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев