Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Дәүләт Думасында 1 сентябрьне укучыларның ата-аналары өчен ял көне итәргә тәкъдим иттеләр

Россиядә мәктәп укучыларының ата-аналары өчен 1 сентябрьдә түләүле ял көне кертергә мөмкиннәр.

«Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев Белем көнендә РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында гаиләләргә ярдәм итү идеясен җиткерде.

«Әйдәгез, 1 сентябрьне мәктәп укучыларының ата-аналары өчен бәйрәм көне итик – аларга түләүле ял көне бирик», - дигән тәкъдимен җиткерде депутат.

Гусев сүзләренчә, закон проекты хәзерге вакытта әзерлек стадиясендә. Ул шулай ук башка фракцияләрдәге коллегаларын да ата-аналарга артык стресс кичермичә генә балалары белән әлеге мөһим көнне үткәрергә ярдәм итәчәк инициативаны хупларга чакырды.

Депутат хәзерге вакытта күпләр үз хисабына ял алырга яки отпускны кулланырга мәҗбүр, чөнки барлык эш бирүчеләр дә кешенең хәленә керергә әзер түгел, дип өстәде.

«Без түләүле ял көненә хокукны закон нигезендә беркетергә тәкъдим итәбез», - дип сүзен төгәлләде Гусев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/daulat-dumasynda-1-sentyabrne-ukucylarnyn-ata-analary-ocen-yal-kone-itarga-takdim-ittelar-5908650

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев