Депутат медицина хезмәткәрләрен тәбрикләде
Район яңалыклары

Депутат медицина хезмәткәрләрен тәбрикләде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Кичә район үзәк хастаханәсендә  мөһим һәм шатлыклы вакыйга булды. Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон ярдәмчесе район үзәк хастаханәсенең  ике хезмәткәренә – табиб-хирург Әхмәдуллин Рамил Шәйхенур улына һәм 3нче терапия участогы шәфкать туташы Нәҗметдинова Рәсимә Малик кызына Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу сайлау төрле интернет-ресурсларда һәм мессенджерларда медицина персоналының эшен бәяләүләрне җентекләп өйрәнү нигезендә ясалган. Пациентлар бу белгечләрнең медицина хезмәтләрен күрсәткәндәге профессионализмын, кайгыртуын һәм игътибарын югары бәяләгәннәр.


Нет комментариев