Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Джон Дирлар”дан калышмаган

Игенче-механизаторларның ур­так тырышлыгы бе­лән үс­те­релгән 2019 ел уңышын җыйнап алуда 75 комбайнчы кырга чыкты. Аларның эштә катнашкан көн­нәре объектив һәм субъектив сә­бәпләргә бәйле рәвештә төр­лечә булды. Димәк, хезмәт күр­сәт­кеч­ләре дә бертөсле тү­гел. Айрат Га­лимуллин белән Рөс­тәм Га­зиз­җановның иң яхшы нәти­җә­ләргә ирешүләре турында газетабызның узган санында гына язган идек.

Әлбәттә, “Саба” җәмгыятенең “Дҗон Дир”лары куәтен  башка  марка комбайннар белән  чагыштыра торган  түгел. “Без төрле хуҗалыкларда  эшләгәнлектән, бер дә  тик тормадык. Һава шартлары да әйбәт  бул­ды. Техника ватылмагач, гектар арты гектар җыелды”,– диләр алар.  Әмма Рөстәм белән Айраттан “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы кырларына быел  яңа  “Акрос”  комбайны белән  чык­кан Айрат Хәмитов та  калышмаган. Хуҗалык  җи­тәкчесе  әлеге техника турында ел башында хисап  җыелышында  ук әйткән  иде.   Яңа  “Акрос” белән  эшләгән Айрат Хәмитов 19418 центнер ашлык  суктырып алуга  иреште. Аңарчы 8 ел “ДОН-1500” белән  эшләгән иде. “Яңа яңа инде. Кабинага тавыш керми, җайлы. Әмма карап-майлап тормасаң,  яңа техника да ватыла. Барыбер иртә торасы. Без, өч  комбайнчы Рәис Шакиров, Хәмит Галиев һәм мин иртәнге  4тә кузгалып, сәгать 6да эштә булдык. Өйгә кичке 9ларда  кайттык. Вакыт белән исәпләшми суктырып  алган ашлык бу. Гектарыннан уртача 45,7 центнер чыкты, диделәр. Аерым  культуралар күбрәк тә  уңыш бирде”,– дип шатлана Айрат.  Кырда эшләүчеләрнең  уртак тырышлыгы белән ындыр табагына 50232 центнер ашлык кайткан. Елның уңдырышлы  килүе барысын да  куандыра.  Хәзер Айрат Хәмитов кабат “Беларус”ына  утырган:  АКМ-9 белән терлекләр торагына  азык  кертә. Аңа ихласлык, ачыклык хас.  Үзенең күндәм, карусыз хезмәте белән хуҗалык җитәкчеләре, авылдашлары арасында зур хөрмәт казанды.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев