Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эчсәң хәмер – статья әзер

Аек булмаган хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылып җәзаны үтәгәннән бер ел узганчы эчеп янә руль артына утыручы белеп торсын, ул – җинаятьче.

Мисалга, Шәмәрдәндә  яшәүче В. машина белән  идарә итү таныклыгын 2017 елда алдыра һәм 2018 елның 8 декабрендә “права”дан мәхрүм ителү вакыты чыга. Әмма бер ел узганчы, ягъни  былтыр 16 сентябрьдә кабат аек булмаган хәлдә  “Лада”  автомобиле белән  идарә иткәндә тоткарлана. В. алкотекторга өрүдән баш тарта, медицина учреждениесенә  канда алкоголь микъдарын ачыклау өчен тикшерү узарга ризалаша. Хастаханәгә баргач, фаш ителүдән куркып, фикерен үзгәртә һәм кизү торучы табиб тәкъдимен  кире  кага.   ЮХИДИ һәм медицина  хезмәткәрләренең хокукый тәкъдимнәрен үтәргә теләмәве аны җаваплылыктан  коткармый. Җинаять эше кузгатылгач,  судта   ул гаебен тулысынча,  спиртлы эчемлек  кулланган хәлдә машина  йөртүен тануы турында белдерде.  Суд карары нигезендә аңа 220 сәгатьлек  мәҗбүри эш билгеләнде һәм  бер ел да 8 айга  транспорт чаралары   йөртү  белән бәйле эшчәнлек алып  бару хокукыннан да  мәхрүм ителде.

Рәшит Ахунов, район прокуроры  урынбасары

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев