Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Ел укытучысы-2024» бәйгесендә райондашларыбыз уңышлы чыгыш ясады

Котлыйбыз!

Илебездә «Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе ел саен 30 елдан артык үткәрелеп килә. Педагогик осталык бәйгесендә укытучылар тәҗрибә уртаклаша, үзләренең һөнәри осталыгын,  педагогик стилен күрсәтә. Бәйгенең максаты – белем бирүне популярлаштыру, укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү, иҗади эшләүче укытучылар турында җәмәгатьчелектә уңай фикер формалаштыру. Ел саен безнең районның  200дән артык укытучысы  әлеге бәйгедә көч сынаша. Алар  мәктәп, район, зона этапларын  уза.

   2023/2024нче уку елында «Ел укытучысы» бәйгесенең  муниципаль этабы декабрьдә, зона этабы 1нче февральдән 22нче февральгә кадәр, региональ этап 18-22нче мартта узды. Региональ этапта Саба районын  МБГБУ«Лесхоз урта мәктәбе»нең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы  Илсур Мусин һәм МБГБУ «Саба урта мәктәбе»нең башлангыч сыйныфлар укытучысы  Илнар Нәбиуллин тәкъдим итте.

    «Тормыш иминлеге нигезләре предметы буенча иң яхшы педагог-оештыручы» номинациясендә барлык этапларның сынауларын уңышлы үтеп, безнең район педагогы Илсур Хайевич мактаулы 3 урынны яулады.   Илназ Агратович жюри әгъзаларын дәрестә укучыларны илһамландыра алуы белән җәлеп итте һәм «Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясе җиңүчесе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев