Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Елы тәмам, әмма бурычлар шул ук

Район мәдәният йортында Укытучы һәм остаз елын йомгаклауга багышланган чара узды

31 гыйнварда район мәдәният йортында узган тантаналы  чарага  зал тутырып мөгаллим-остазлар, балалар бакчалары тәрбиячеләре чакырылган иде.

Укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә, аларга социаль ярдәм күрсәтүгә, һөнәри үсеш­кә карашны үзгәртүгә юнәлтү максатыннан игълан ителгән Укытучы һәм остаз елы тө­гәлләнсә дә,  мөгаллимнәр алдына куелган мак­сат-бурычлар шул ук калды. Мәгариф хезмәткәрләренең нәтиҗәле эшчәнлегенә йомгак ясау тантанасында муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашып, мөгаллимнәр хезмәтенә югары бәя бирде. "Безнең киләчәк тормышыбыз сездән тора. Сезнең зур хезмәтегезне көннән-көн тоябыз. Районыбыз үстергән белгечләр, җитәкчеләр – ул сезнең зур тырышлыгыгыз нәтиҗәсе. Мин һәрвакыт кабатлыйм: бала өчен иң беренче укытучы – әти-әни, аннары һәр баланың тор­мы­шы сезнең белән бәйле. Сездән  гомер буе уку, һәрвакыт һөнәри осталыгыгызны арттыру, үз өстегездә эшләү таләп ителә. Олимпиада нәтиҗәләре буенча иң эре шәһәрләрдән генә калышабыз. Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт", –диде район башлыгы тәбрикләү чыгышында. Мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле хез­мәтләре, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен районыбызның алты укытучысы район Советының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. "Ел укытучысы" конкурсының муниципаль этабында җиңгән 17 мөгаллим, шулай ук "Елның яшь укытучысы" конкурсында, тәрбия өлкәсендә җиңүгә ирешкән укытучылар сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнделәр. Тантаналы өлештән соң мәгариф дөньясындагы көндәлек тормышны, яшәешне чагылдырган "Мәгариф маҗаралары" дигән  музыкаль комедия тәкъдим ителде. Сәхнә әсәре мөгаллимнәребезнең зур һөнәри осталыклы булулары белән бергә, сәнгати яктан да көчле, сәләтле  булуларын  раслады. Шулай ук балалар бакчаларында тәрбияләнүче  сабыйлардан башлап, әти-әниләрнең бердәмлеген  дә күрсәтте.

"Артистларны телевизор экраннарыннан, мә­­дәният йортларыннан  көн дә күреп торабыз, менә үзегез арасындагы сәхнә осталарын бер җирдә дә күргәнегез булмагандыр", – ди­де күңелле тамашадан соң  район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров һәм  яшь буынны тәрбияләүдә зур уңышларга ирешкән мөгаллимнәргә район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталарын тапшыруны дәвам итте. “Республика күләмендә мәгарифкә караш алдынгы урында тора. Районда ул аеруча югары дәрәҗәдә. Быел гына да  өч елга кадәр стажы булган яшь укытучыларга 10 мең сум күләмендә грант булдырылды. Бу бары безнең районда гына гамәлгә ашырыла. Шулай ук торак белән тәэмин итү дә каралган. Районыбыздагы балалар өчен булган мөмкинлекләр дә күз алдыгызда. Булганның кадерен белеп, матур итеп эшләргә язсын ", –диде Илфат Фоат улы.

"Мин Олы Кибәче урта мәктәбендә 33 ел татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирәм. Ел саен "Ел укытучысы" бәйгеләрендә катнашам. Бы­ел җиңүче булу бәхетенә ирештем. Моның өчен дәресләрне заманадан артта калмыйча үт­кәреп, балаларда телгә кызыксындыру уятып, үз өс­теңдә ныклы эшчәнлек алып барганда гына ирешеп була дип саныйм. Эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, кабинетлар җиһазланган, балалар бик тырыш. Ел саен республика призерлары әзерлибез. Укытучының тынгысыз хезмәтен бәяләүләре тагын да тырышып эшләргә этәрә. Моның өчен җитәкчеләребезгә бик зур рәхмәт", – ди Әнисә Гафиятова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев