Елышта яшүсмер катнашында юл казасы
Республикабызда 22 июльдән “Мотоцикл” оператив-профилактика чарасы башланды. Ул мотоцикл, скутер һәм мопед йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән. Бу чорда тиешенчә теркәлмәгән мототехниканы барлауга аеруча игътибар биреләчәк.
Республикабызда 22 июльдән “Мотоцикл” оператив-профилактика чарасы башланды. Ул мотоцикл, скутер һәм мопед йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән. Бу чорда тиешенчә теркәлмәгән мототехниканы барлауга аеруча игътибар биреләчәк.
Хәзер ата-аналар балаларына урамда йөрергә нинди генә техника алып бирми! Яшүсмерләр бер —берсеннән күреп кызыга, иптәшләрендә күргән техниканы сорый, таләп итә башлый. Әмма баланың һәр таләбен үтәү күңелсезлекләргә китерергә мөмкин. Саба районы буенча ГАИ бүлекчәсе җитәкчесе, полиция майоры Марат Гаязов хәбәр иткәнчә, балигъ булмаган бала катнашында шундый хәл 21 июльдә Елыш авылында килеп чыга. Казанда яшәүче 13 яшьлек үсмер питбайкта барганда “Рено” автомобилен узып китмәкче була. Әмма әлеге маневрны ясау өчен араның җитәрлек булмаганлыгын, юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачаулык тудырачагын чамалап бетерми. Нәтиҗәдә бот сөяге ачык сынып читкә тайпылган үсмер Казан клиник хастаханәсенә озатыла. Күңелсезлек килеп чыкканда үсмернең әнисе башка авылга киткән була.
“Мотоцикл, мопед, скутер йөртүчеләре һәм пассажирлары юл-транспорт һәлакәте вакытында авыр җәрәхәтләр алалар. Ике тәгәрмәчле транспорт йөртүчеләре гаебе белән килеп чыккан транспорт һәлакәтләрен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны кисәтү максатларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Мотоцикл» чарасын үткәрү чорында профилактик чаралар комплексын көчәйтәчәк”, – дип белдерде Марат Гаязов. Операция ай беткәнче дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев