Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Эрудит”та Мәликә җиңде

Безнең һәркайсыбыз саулык­ның кешегә Аллаһ Тәгалә бир­гән иң кыйммәтле бүләк икәнен яхшы аңлый. Бернинди акчаларга да таза йөрәк, ныклы нерв­лар, мускуллар да сатып алып булмый. Ни өчен без бу бүләкне сакламыйбыз соң? Ә еш кына үзебез үк, бер минутлык вәсвәсәгә алданып, аны җи­мерәбез. Сәламәт яшәү рәве­шенә кагылышлы төрле сорау­ларга җавапларны «Эрудит» яшүсмерләр клуб берләшмәсе әгъзалары – Шә­мәрдән лицее­ның VIб сыйныф укучылары таба алды.

Алар өчен Шәмәрдән балалар китапханәсендә 5 апрельдә – Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан “Сәламәтлек пәрәвезе” дәресе үткәрдек. Чара барышында балалар сәламәтлек, спорт һәм физкультура турында рус әйтемнәренең ахырын эзләделәр, мәкальләрне дәвам иттеләр, сканвордта җиләк-җимеш, яшелчә һәм җи­ләкләрнең исемнәрен эзләп таптылар, тест сорауларына җавап бирделәр һәм “Своя игра” бәйгесендә катнаштылар. Уен сәламәтлек турында мифлар, дару үләннәре, зарарлы гадәтләр, туклану продуктлары категорияләреннән торды. Иң күп очконы (200) Әлфис Мозаффаров җыйды. Айнур Низаметдинов һәм Мәликә Рәх­мәтуллинаның 240ар очкосы бар иде. Контроль сорау ярдәмендә Мәликә Рәхмәтуллина җиңүче булды. Уенда катнашучыларга бүләкләр бирелде. Шулай ук укучылар игътибарына “Сәламәт яшәү рәвеше” китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү үткәрелде.

Резеда Галиәкбәрова, Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев