Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эшчәнлекләре – иминлек хакына

Саба районында үз эшчәнлеген юридик һәм физик затлар белән килешүләр төзү нигезендә алып баручы оешма – ведомстводан тыш саклык бүлеге барлыкка килгәнгә 60 ел тулды.

  2016 елның 27 мартында иле­бездә  Президент Указы ниге­зендә Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең фе­дераль хезмәте оештырылды. Ул сак бүлекләрен дә  үз  эченә  алды.  Хәзерге  вакытта безнең  оештыру-штат струк­турасы йөк­ләнгән бурычлар­ны үтәү шартына тулысынча җа­вап бирә.

Саклана торган объектлар са­ны 251гә җитте. Моннан тыш 36 шәхси милек, йорт-фатир да үзәк  пульт системасына тоташкан. Район территориясендә  170 по­тенциаль террорчылык объекты һәм кешеләр күпләп була торган урыннар бар. Шуның 71е мәгариф учреждениеләре. Барлык объектларның актуаль куркынычсызлык паспортлары бар.  2022 елдан транспорт чараларын сак астына алу буенча да мөмкинлекләр барлыкка килде. Гадәттән тыш хәл булган очракта, йөртүче “Тревога” төймәсенә бер тапкыр басып, ул үзәкләштерелгән саклау пультына сигнал җибәрә, шуннан соң, вакыйга урынына Росгвардиянең ведомстводан тыш сакчылары патруле тиз арада ки­леп җитә.

Коллектив аттестацияле состав – Росгвардия формасын кигән 16 хезмәткәрне берләштерә. Алар төп бурычларын үтәү белән беррәттән, җәмәгать тәртибен һәр төрле хокук бозу очракларына да битараф калмыйлар. Шулай ук оешмада 15 гражданнар персоналы үз вазифаларын башкара. Коллектив безгә  куелган бурычларны  үтәргә сәләтле кадрлар белән тулылана. Республиканың ве­домстводан тыш сак бүлек­ләрендә яңа вакансияләр ачылды. Армиядә хезмәт иткән һәм сәламәтлекләре буенча яраклы, хөкем ителүләре яки башка тис­кәре мәгълүматлары булмаган, физик яктан нык һәм стресска чыдам гражданнар кабул ителә. Шу­лай ук Росгвардия югары уку йортларында – Санкт-Петербург ака­демиясендә, Новосибирск, Пермь­ яки Саратов милли гвардия гас­­кәрләре институтында бушлай югары белем алу мөмкинлеге дә­ бар.  Аларда  профессионал юристлар, белгечләр әзерләнә. Хәр­би институтларга керү хокукы 16-22 яшьтәге хәрби хезмәт үтмәгән һәм урта гомуми яки урта һөнәри белемле гражданнарга бирелә.

Ведомстводан тыш сак идарәсе үз бурычларын үти. Саклана торган объектлардан, яшәү һәм саклау урыннарыннан гражданнарның мөлкәтен урлауга юл куелмый.

Айдар Галиев,

сак  бүлеге  начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев