Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эшкә урнаш – пособие ал

Хезмәт базарындагы катлаулы вәзгыять шартларында күңелен тарткан эшкә урнашу зур проблема. Шул ук вакытта кайдадыр вакантлы урыннар буш тора. Әйтик, 18 декабрьгә районда 35 вакансия барлыгы билгеле. Кайбер оешмалар 25-29 мең сумга кадәр хезмәт хакы вәгъдә итә. Алай гына да түгел, эшкә урнашучыларга, әгәр ул аз керемле кеше булса, дәүләт ярдәме каралган. Әлеге мәсьәләдә кызыксынучылар да булгач, сорауга ачыклык кертүен үтенеп, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗинга мөрәҗәгать иттек.

–Дөрестән дә, матди яктан аз тәэмин ителгән гражданнарга социаль килешү нигезендә андый дәүләт ярдәме күрсәтелә,– диде Марсель Мәгъфур улы. – Хезмәткә түләү шәһәрдәгедән кимрәк булган авыл җирендә әлеге булышлык зур әһәмияткә ия. Әгәр кеше үз тырышлыгы яисә социаль органнар ярдәмендә эшкә урнаша ала икән, аңа социаль килешү нигезендә 12 айга кадәр һәр айны 10085 сум түләнә. Әлбәттә, эш урыныннан хезмәт хакы да алып барачак.

–Моның өчен нинди документлар белән кая мөрәҗәгать итәргә?

–Социаль яклау бүлегенә килергә кирәк. Мөрәҗәгать итүченең үзе белән паспорт, хезмәт кенәгәсе, акча күчерү өчен банк реквизитлары, гаилә составы, алдагы өч айның гаилә кереме, торак мәйданы, җир турын-да белешмәләр алып килергә кирәк. Социаль ярдәмгә бер кешегә торак мәйданы 40 квадрат метрдан, җир мәйданы җан башына 20 сутыйдан артмаган кеше исәп тота ала. Бүген эшкә яраклы кешеләргә яшәү минимумы 10374 сум тәшкил итә, ә балаларга – 9891 сум. Гаиләнең җан башына туры килгән кереме яшәү минимумыннан артып китсә һәм тиешле шартлар үтәлмәсә, пособие түләнмәячәк. Быел безнең районда 2020 елның 11 декабренә алынган саннар буенча социаль килешү нигезендә ярдәмнән 110 кеше файдаланды. Бу максатка барысы 7 миллион 261 мең 379 сум 20 тиен акча тотылды. Шул исәптән 180 мең сум күләмендә 5 кешегә янгыннан зыян күрүчеләр буларак ярдәм күрсәтелде. Социаль контракт нигезендә хезмәткә урнаштыру буенча эш 2021 елда да дәвам итәчәк.

Фото: архив/Егор Никитин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X