Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эзмә мәдәният йортында «Җырлы-моңлы балачак» балалар концерты узды

Эзмә мәдәният йортында «Җырлы-моңлы балачак» исеме астында балалар концерты булып үтте. Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды. Концертта Эзмә авылы балалары һәм яшүсмерләре, каникулга килгән балалар бик теләп катнаштылар. Балалар һәр чыгышка зур кызыксыну белән әзерләнделәр. Концерт программасында татар һәм рус җырлары һәм биюләре, шулай ук күңелле шигырьләр яңгырады. Һәр чыгышны тамашачылар бик җылы кабул итте. Бу концерт балаларның җәйге каникулларны тагын да ямьләндерде.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев