Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Эзмә авылында яшәүче Рафия Мәүлетованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән «Балкыш» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Дәүләтшин, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов, яякыннары һәм авылдашлары котлады

   Рафия Тимербай кызы  Эзмә авылында туган. Җидееллык мәктәптә  белем алган. Мәктәптә уку чоры сугыш вакытына туры килә. 1949 нче елны мәктәпне тәмамлаганнан соң, төрле җирләрдә хезмәт куя. Шекшедә фельдшер ярдәмчесе декрет ялына киткәч, 2 ел аның урынында эшли. 1955 елда Калинин өлкәсенә кызпарны торф чыгарырга җибәрәләр, Рафия апа да шул кызлар бригадасында 2 ел хезмәт куя. 1957 нче елда тимер юл станциясе урнашкан Можга районы Люга поселыгына барып, анда да авыр хезмәтләрнең берсен башкара. Кызлар белән бергә урман кисүчеләр өчен юп салалар. 3 елдан соң туган авылына кайта. Эзмә  мәдәният йортына техник хезмәткәр булып эшкә уранаша, лаепклы ялга чыккач та шул урында эшләвен дәвам итә. 1960 елда Эзмэ авылының  оста куллы егете Мәүлет улы Шәйхуллага кияүгә чыга. 4 балалары туа: 2 ул hәм 2 кыз yстерәләр. Тормыш иптәше Шәйхулла абый гына озын гомерле булмый, 1995 елның 30 декабрендә вафат була. Хәзерге вакытта Рафия апаның 4 баласы да исан-саулар. Аларның 8 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Рафия апа Эзмә авылында улы Дилюс hәм килене Лилия тәрбиясендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев