Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әфган сугышына үткәрелгән чаралар (Мәдәният бүлеге)

Юлбат авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Әфган кайтавазы” дип исемләнгән батырлык сәгате үтте.

Әфганстан сугышын яктыртып китап күргәзмәсе куелды, презентацион материал күрсәтелде, Әфганстан һәм Чечня сугышында катнашкан егетләр турында әңгәмә үткәрелде. 1964 елда туган,1982 елның 31 октябрендә Әфганстанда һәлак булган Юлбат авыл җирлегендә урнашкан Тенеки авылы егете Илгизәр Харисов турында сөйләнде. Аның турында авылдашлары, сыйныфташлары, укытучылары язган истәлекләр укылды.

Явлаштау авыл китапханәсендә "Батыр егет- ил күрке" дигән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәгә Ак калфак берләшмәсенә йөрүче хатын- кызларыбыз янына очрашуга Афганистанда хезмәт иткән Газизуллин Мөнир чакырылды. Мөнир армия хезмәтенең 20 аен Афганистанда үткәргән. Андагы сугышта турыдан- туры катнашкан . Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Ул вакытны хәтерендә яңартып сорауларга җаваплар бирде. Газизянова Фаягөл аңа багышлап "Сиңа" дигән шигырен укыды. Очрашу кичәсе тәсирләргә бай булды.

 Язлы Арташ авыл клубы мөдире И.Фаттахова Ике басу Арташ авыл китапханәчесе М.Аглямзянова белән берлектә Әфганистанда катнашкан авылдашыбыз Фердинанд Шайдуллинның истәлегенә багышланган митинг узды. Арташ һәм Нырты гомуми белем бирү мәктәбе укучылары венок салды. Барлыгы 20 кеше катнашты.

15 февраль Әфган  сугышы  хәтер көне  билгеләп утелә. Олы Нырты  авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә бергә укучылар белән мәктәп музеена "Сугышчан дан" булдык ,  безнең  авылдаш сугышчы-интернационал – Фердинат Шайдуллинны искә алынды  . Яшьләргә китапханәдә  "Әфган сугышы кайтавазы " дигән патриотик сәгать уздырылды һәм папка- файл , фотоальбомнан күргәзмә куеды.

Югары Шытсу авыл китапхәнәсендә 1-4 сыйныф укучылары белән “Афганистан – наша память” темасына патриотик сәгать утте. Чара барышында укучылар бу сугыш һәм анда катнашучылар турында белделәр. Балалар совет гаскәрләренең ни сәбәпле афганистанга керуләрен белделәр, совет солдатларының һәм афганистан хөкумәте гаскәрләренең уртак гамәлләре турында белделәр. Совет солдатларының батырлыгы авыр шартларда сугышулары, һәм җирле халыкның совет солдатларына булышулары турында белделәр. Балалар белән әләге темага багышланган шигырьләр укыдылар, презентация карау утте.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев