Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әфганчылар истәлегенә турнир

Районыбызда ел саен февраль аен­да Әфганстанда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә булдырылган Кубокка яшүсмерләр арасында волейбол турниры үткәрелә. Быел Әфганстан сугышы ветераннарының район оешмасы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә оештырылган бәйгедә 9 команда чыгыш ясады.

Турнирны  ачу тантанасында район башлыгы урынбасары  Расих Закирҗанов, бүлек начальнигы Ирек Гарипов, район хәрби комиссары  урынбасары Айрат Садыйков, сугышчы интернационалистлар, Әфганстан сугышы ветераннарының район оешмасы, волейбол федерациясе җитәкчеләре Илшат Әхмәтшин, Фәнис Вәлиев, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Мөнир Газизуллин, “Батырлык  өчен”,  “Сугышчан хезмәтләре  өчен” медальләре белән бүләкләнгән Халит Шәрипов, 1979 елның 25 декабрендә Кабулга беренче булып  сугышчан  марш  ясаган танк гаскәрләре сафында булган Раиф Ягъфәров катнашты. Турнирга   килүчеләр район  үзәгендә сугыш-интернационалистлар монументына веноклар  салдылар. Турнирда   җиңүне “Симет”  командасы яулады һәм зур кубок белән  бүләкләнде. Мичән авыл җирлеге егетләре – 2нче,  аграр  көллият волейболчылары 3нче  урынга  чыкты. Аларга  “Яшьлек”  мәдәни-спорт үзәге Грамоталары, истәлек  призлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев