Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Филиал киләчәккә юл сала

Быел юл салучылар өчен һава шартлары бик уңай килде. Туктаусыз яңгырлар явып эшләрен тоткарламады. Шуңа да сезонны һөнәри бәйрәм көннәренә үк уңышлы төгәлли алдылар. Әгәр хезмәт фронты булса, октябрь температурасы да асфальтлау таләпләренә җавап бирерлек иде.

undefinedКилдебәк - Арташ юлында эш барышы. Фото җәйге чорда төшерелгән иде

“Быел эшнең башкарылган кадәре дә зур күләмле булды: филиалның Саба һәм Кукмара участокларында 800 миллион сумлык юлларны ремонтлау һәм реконструкцияләү чаралары күрелде. Барысы 22 километр юлга җәю өчен 35194 тонна асфальт чыгарылды. Шуның 13 километры – Саба ягында. Юлларны асфальтлауга әзерләү мастерлар Илнур Сабуров, Нияз Гәрәев бригадаларына йөкләнгән иде. Алар үз бурычларын вакытында үтәде. Әйтик, Килдебәк-Олы Арташ участогында юлның калку булып торган өлешен кискәндә 200 мең кубометрдан артык грунт кына чыгарылды. Фәргать Галәвин бригадасы юлларга су агу торбалары салу эшен башкарды. Ә соңгы стадия – асфальтлау байтак еллар инде Илнар Шәфигуллин бригадасы җаваплылыгында. Филиал буенча юл төзелешенә җәлеп ителгән үзйөрешле техника хәзер консервацияләнә. Ә йөк машиналары кышкы чорга әзерләнә. Карлы сезонда да 200дән артык кешене берләштергән коллектив алдында юлларны иминлек таләпләренә һәр яктан туры килерлек дәрәҗәдә тоту бурычы куела”,– ди филиал инженеры Илдус Гәрәев.

Районда асфальт юллар озынлыгы 320 километр тәшкил итә. 2010 елда әлеге күрсәткеч – 260, ә 2001 елда 177 километр гына булган. “Татавтодор”ның Саба филиалы балансындагы юллар 20 ел эчендә ике тапкыр арткан.

Чыннан да, кыш тармак хезмәтчәннәрен үзенчә сыный. Юлларда кар вакытында чистартылырга, хасил булган бозлавыклар бетерү чаралары күрелергә тиеш. Былтыр шушы максатка хәзерләгән 9 мең тонна ком-тоз катнашмасы җитмәгән дә. Шуңа быел Саба участогы буенча әлеге катнашма 11195 тонна тупланачак. Шуның 4334 тоннасы саклау урынына ташып куелган инде. Шул ук вакытта инерт материалларны да киләсе сезонда каралган юл участокларына алдан ташып куйсаң гына отасың.

План-техник бүлек начальнигы Әлфия Абдуллина әйтүенчә, 2022 елда да филиал коллективын зур эш күләме көтә. Кыскасы, юл төзелешен тагын да зуррак суммаларда финанслау турысында сүз бара. Мисалга, “Чәбки Саба күпереннән Сатыш-Бигәнәй юлына таба асфальтны турыга җәячәкләр икән. Менә шәп булачак”, дигән сүз халык телендә инде күптәннән йөри. Бу инде юлсыз җиргә яңа юл салу дигән сүз. Иң мөһиме, саннан сыйфатка күчелә, филиал эшчеләре тырышлыгы белән районыбыз юллары елдан-ел яхшыра бара. Тигез, шома асфальттан җәяү атлавы да, машинада баруы да – күңелгә үзе бер рәхәтлек бирә.

Быел “Татавтодор” филиалы безнең районда:

  • Саба-Сатыш юлына 2 километр асфальт җәйгән.  
  • Саба-Югары Симет-Алан юлының Мичән-Тимершык участогына 2,5 километрда асфальт түшәгән.
  • Сатыш-Кибәче юлының Чәбки-Саба-Түбән Шытсу участогына 3,79 километрда асфальтның беренче катын салган. Эш 2022 елда дәвам итәчәк.
  • Килдебәк-Иске Икшермә юлының 2,75 километры капиталь ремонтланган.
  • “Имин һәм сыйфатлы юллар” программасы нигезендә Казан-Шәмәрдән юлының 2,4 километрында, Сабаны урап узу юлында 1,685 километрда ремонт эшләре башкарган.
  • Сабада һәм Шәмәрдәндә 1,4 километр урам-юл челтәрендә асфальт яңартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев