Саба таңнары

17 октябрь 2021 яңалыклары

  • 17 октябрь 2021 - 20:36
    Ялгыз бала үстерүче әтиләргә хөрмәтнең иң зурысы кирәк
    Бүген районыбызда  быел гына гамәлгә  кергән Әтиләр  көнен  билгеләп  үттеләр. Бәйрәм  уңаеннан “Сабантуй” мәдәни-спорт  комплексына  балигъ булмаган  балаларын  үзләре генә тәрбияләүче әтиләр  кыз-уллары белән бергә чакырылган  иде.
    441
    0
    1
  • 17 октябрь 2021 - 20:32
    Рөстәм Миңнеханов республика халкын Әтиләр көне белән котлады
    Бүген Россиядә беренче тапкыр илкүләм дәрәҗәдә Әтиләр көне билгеләп үтелә.
    330
    0
    0
  • 17 октябрь 2021 - 09:06
    Филиал киләчәккә юл сала
    Быел юл салучылар өчен һава шартлары бик уңай килде. Туктаусыз яңгырлар явып эшләрен тоткарламады. Шуңа да сезонны һөнәри бәйрәм көннәренә үк уңышлы төгәлли алдылар. Әгәр хезмәт фронты булса, октябрь температурасы да асфальтлау таләпләренә җавап бирерлек иде.
    440
    0
    0
  • 17 октябрь 2021 - 08:00
    Әтиебездән үрнәк алабыз
    Мин сезгә үзебезнең гаилә турында, дөресрәге, гаиләбез башлыгы – әтиебез турында сөйләргә телим. Әти-әниебезнең җылы канаты астында без өч малай үсәбез. Боларның әниләренә бик авырга туры килә икән, дип уйлый күрмәгез. Юк, һич тә алай түгел. Безнең өчен эшнең кызныкы, яки малайныкы дигәне юк. Әтиебезгә йорт эшләрендә ярдәм иткән кебек үк, әниебезгә дә савыт-саба юарга, тузан сөртергә, идәннәрне юарга да, аш-су әзерләргә дә булышабыз.
    536
    0
    2
  • 17 октябрь 2021 - 04:00
    17 октябрь – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне
    Хөрмәтле юл төзүчеләр, тармак ветераннары! Бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Фидакарь хезмәтегез районыбызның социаль-икътисадый үсешендә мөһим урын били. Сез моны дөрес аңлап, районыбызны заман таләпләренә җавап биргән автомобиль юллары белән тәэмин итүдә кулыгыздан килгәннең барысын да эшлисез. Соңгы елларда Федераль һәм республика программалары нигезендә һәм җирле бюджет хисабына яңа юллар салына, нәтиҗәдә юл хәрәкәтенең иминлек дәрәҗәсе яхшыра.
    332
    0
    0
  • 17 октябрь 2021 - 03:00
    Әтиләр көне белән!
    Быелдан башлап октябрьнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм әтиләрнең гаиләдәге, җәмгыятьтәге ролен үстерүгә зур этәргеч бирәчәк. Янәшәбездә гаилә тормышын җигелеп тартучы, башкаларга төрле яктан үрнәк, балаларын ялгызы тәрбияләүче күпме әтиләр яши. Җанга җылы аеруча кирәк көзге салкын көннәрдә балаларның әтиләрен «бәйрәм белән!» дип тәбрикләве үзе зур тәрбияви чара булачак. Районның барлык әтиләрен бәйрәмнәре белән тәбриклибез! Аларга ныклы сәламәтлек, балаларны тәрбияләү эшендә уңышлар телибез!
    234
    0
    0
Реклама