Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләренең балалары өчен Чыршы бәйрәме узды
Район яңалыклары

Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләренең балалары өчен Чыршы бәйрәме узды

Яңа ел тамашалары дәвам итә

 Кичә  район финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләренең балалары өчен Чыршы бәйрәме узды. Оешма рәисе Шәмсун Сөнгатов балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.
Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары белән балалар күңелле уеннарда катнаштылар. Һәр уенда аларны кызыклы бүләкләр һәм тәм-томнар көтә иде. Шулай ук республикакүләм балалар рәсемнәре бәйгесенең актив катнашучы яшь рәссамнары Профсоюз оешмасының Дипломына һәм истәлекле бүләгенә дә ия булдылар.


Нет комментариев