Футбол чемпионаты башланды  
Район яңалыклары

Футбол чемпионаты башланды  

Башкарма   комитет  җитәкчесе  2020  ел  сезонына  ир-егетләр арасында футбол буенча муниципаль район   чемпионатын  үт­кәрү нигезләмәсен раслады.

Физик  культураны һәм  спортны популярлаштыру  максатын   күздә тоткан   ярышлар “Олимп” стадионында июнь-август  айларында  үткәреләчәк.   Катнашу  өчен  һәр  уенчының  табиб  биргән визасы булуы  мәҗбүри. Беренче  уеннар 16 июньдә башланып, “Саба  яшьләре” “Сабагаз”  командасын 3:0 исәбенә җиңде, “Икшермә” футболчылары  “Яшьлек”кә 1:5 исәбенә оттырды. Икенче  көнне “Саба тәрәзәләре” егетләре –“Лесхоз”,  нигездә Саба  яшьләреннән тупланган “Дуслык”  уенчылары “Мишәбаш”  командаларыннан өстен  чыкты. 


Нет комментариев