Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“ГАБДУЛЛА” МӘЧЕТЕНӘ 20 ЕЛ

20 октябрьда Иске Мичән авылындагы "Габдулла" мәчетенең 20 еллыгы уңаеннан, корбан ашы уздырылды. Мәҗлескә авылның барлык халкы да чакырылган иде.

Гыйбадәт йортының тарихына тукталып китсәк, аны эшмәкәр Габдулла Галләмов әтисе үтенече буенча 1998 елда төзетә. “Мәчет төзелешендә башыннан ахырына хәтле авылның барлык кешеләре дә булышты. Бигрәк тә зур көчен балта остасы Габдулла Насыйбуллин куйды, ул вакыттагы  хуҗалык җитәкчесе Фәрит Шәриповның булышлыгы зур булды. Ә хәзер шушы мәчетне уңайлы, матур итеп тотарга яшьләр алынды.” – ди оештыручы Габдулла Габдри улы. “Ул елларда халык бик эшчән булды, шуңа күрә  җиренә җиткереп эшләп чыга алдык. Шушындый матур мәчет торганга, Иске Мичән халкына рәхмәтләр генә укыйсы”, – диде гыйбадәт йорты төзелешенә зур көч куйган Габдулла абый Насыйбуллин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев