«Урманны миңа караганда күбрәк яратасың»
Район яңалыклары

«Урманны миңа караганда күбрәк яратасың»

Сабада «ГАФЭЛЬ» гаилә үзәге үз эшчәнлеген башлаганга 10 ел тулды

Саба егете Алим Галимуллин тормыш иптәше Эльвира ханым белән нигез салган бизнес формалашуның иң кыен башлангыч чорын уңышлы узып, тотрыклы үсештәге компаниягә әверелде. Ун ел дәвамында тупланган тәҗрибә Галимуллиннарга күп кенә иҗади проектларны тормышка ашырырга булышлык итте.

«ГАФЭЛЬ» атамасы ук гаилә кыйммәтләрен чагылдыра: «ГАФ» – Алимның инициаллары, ә «ЭЛЬ» – гаилә учагын саклаучы ханым исеменең беренче хәрефләре. Алар башта территорияләрне төзекләндерү өлкәсендә эшлиләр: ландшафт дизайны, бакчалар булдыру һәм аларны комплекслы карап тоту. Алга таба – җиләк-җимеш һәм декоратив үсемлекләр, сортлы чәчәкләр, суккулентлар һәм стабилизацияләнгән мүк композицияләре ясау (бу юнәлеш 2016 елда башлана).

Барлык юнәлешләр өчен бизнес тиешле дәрәҗәдә өйрәнелә. Ресурсларны төрле активларга һәм юнәлешләргә бүлеп урнаштыру стратегиясе кулланыла. Диверсификация портфеле «барлык йомыркаларны да бер кәрзингә салмаска» дигән мәкальнең гамәлдә кулланылышын чагылдыра. Ягъни эшчәнлекнең бер юнәлешендә кыенлыклар килеп чыкса, башка керем чыганаклары мөмкин булган югалтуларны каплый ала.

Соңгы елларда бакча зоналарын проектлау да популярлык казана. Компания участокның гомуми күренешенә гармонияле рәвештә туры килгән, заманча һәм эстетик яктан матур бакчалар ясый. Моннан тыш, «ГАФЭЛЬ» беседкалар, мунчалар һәм бассейннар проектлау һәм төзү белән дә шөгыльләнә, участокта ял итү өчен уңайлы һәм функциональ киңлекләр булдыра.

Компания шулай ук тулысынча әзер («под ключ») йортлар төзү хезмәтен тәкъдим итә. 2025 елда районда 5 аренда һәм «80гә 20» программалары буенча барысы 12 йорт файдалануга тапшырылган. Быел да эшне дәвам итәчәкләр. Хисап чорында әлеге юнәлеш үсешнең төп драйверы булды, ягъни былтыр компаниянең акча кереме 2024 ел күрсәткеченә карата 4 тапкыр артты. Бу исә яңа юнәлешләргә юл ача. Алар хакында безгә киңрәк итеп Эльвира Галимуллина сөйләде.

Кунак итү – саваплы гамәл

“Әткәйнең гаражыннан башланган эш инде гаилә бакчасы кысасына гына сыймый. Үзебез дә үсештә, команда да үсә. Хезмәткәрләр саны арта. Моңа, әлбәттә, бик шатланабыз. Шуңа күрә исемне үзгәртеп, үзебезне “ГАФЭЛЬ” ЭКОСИСТЕМАСЫ дип атарга булдык, – диде ул. – Парклар төзегәндә, башка юнәлешләрдә хакимият белән дә тыгыз мөнәсәбәттә эшлибез, үзара хезмәттәшлек итәбез. Районга кунаклар күп килә, паркларда йөри һәм башка истәлекле урыннарда була. Бу инде нидер аңлата, шулай бит. Татарда мәкаль бар: "Кунак ашы - кара-каршы» булырга тиеш…  Килдебәк авылында иске йорт алып, реконструкцияләдек, яшьлекне сагындыра, үткәннәр белән бәйле хатирәләргә бирелдерә торган үзгә атмосфера тудырдык. Шунда кунаклар каршы алабыз. Соклану, гаҗәпсенү китә. Кешеләр монда ял итеп, энергия җыеп китсәк ярыймы, дип сорый башлады. Безнең хыял – йортны ял итү урыны гына түгел, иҗат кешеләренең очрашу урынына әйләндерү иде. Кызыклы гына проект килеп чыкты һәм Сабаның туристик маршрутлары белән кызыксынучы кунакларның сорауларын канәгатьләндерү юнәлешендә эш алып барабыз.  Шул максаттан Сабада (Закир Йосыпов урамындагы 9в йортта) мультиформаттагы үзәк булдырдык. Бу урында кайчандыр янгын каланчасы ерактан күренеп торган, һәм кечкенә чагында Алим шуннан үтеп киткәндә, бу бина минеке булсын иде, дип хыялланган. Теләкләр чынга ашсын өчен вакыт кына кирәк икән. Безнең тормышта Алим идеяләр бирә, без аларны вак кисәкләргә бүлеп тормышка ашырабыз.  Район башлыгы Рәис Нургалиевич та нык булыша һәм башкаларга безне хыялый гаилә үрнәге итеп тәкъдим итә. Хыялларыңның чынбарлыкка әверелүе кешегә файда китерсә, сиңа көч өстәлә. Искегә икенче сулыш өрергә яратабыз, яңа планнар корабыз, төрле чаралар уздырабыз. Үзәктә кайчак фотосессияләр дә ясыйлар, интервьюлар да алалар.  Соңгы вакытта туристларның арта баруын күздә тотып, визит-үзәк ачу теләгебез дә бар. Кунакларга экскурсияләр өчен турлар тәкъдим итәсе килә. “ГАФЭЛЬ” – үзенең эшчән­леген табигать белән үреп алып бара торган компания. Лесхозда агачтан элек салынган йортның да реконструкция эскизы әзер. Сабадагысы, усак бурадан салынганы, эше бетеп килә. “ Шулай ук кунакларның татар ашларына ихтыяҗын күздә тотып, мини-пекарня да эшләтеп җи­бәрдек, анда оеткыдан төрле ассортименттагы ипи пешерелә”, – диде  хуҗабикә.

Эльвира Галимуллина пекарняны тагын да киңәйтергә, заказлар буенча да эшләү кирәклеге турында сөйләде. Гомумән, Алим күбрәк фәнгә игътибар биреп, Казан дәүләт аграр университетында укыта башлагач, бизнесның байтак мәсьәләләре аның җилкәсенә күчкән.

Студент чагында ук «ГАФЭЛЬ»дә практика узып, эшкә дә калган Ленар Шәриповны башкарма директор итеп үстергәннәр. Аграр көллият студентлары да яшь белгечләр буларак тәрбияләнә. Алар биредә хезмәт чыныгуы уза, ошап китсә, шушы юлны сайлый. Моның өчен директор Закирҗан Миңнемулловичка зур рәхмәт әйтәләр. «ГАФЭЛЬ»дә тәҗрибә туплап, үз бизнесларын ачучылар да бар. Андыйлар кемдер өчен конкурент булып әверелсә, Галимуллиннар өчен куаныч кына.

“Димәк, үзләрен таба алганнар, тәҗрибә генә түгел, үзләрендә мөстәкыйль эшли аласыларына ышаныч та тудырганнар. Конкурентлык булмаса, йокыңнан да торасы килмәс иде. Көндәшлек – алгарыш двигателе”, – дип сүзгә кушыла Алим.

Гаилә һәм бизнес мөнәсәбәтләре

Гаилә бизнесының берничә үзенчәлеге бар: хәзерге шартларда да ул икътисадның мөһим сегменты булып кала. Эмоциональ бәйләнешләр эшчәнлектә югары дәрәҗәдәге ышаныч формалаштыра. Стратегик планлаштыруда тотрыклылык һәм мирас дәвамчанлыгы принциплары өстенлек итә.

Шулай да гаилә һәм бизнес мөнәсәбәтләренең берләшүе кайбер каршылыклар да тудырырга мөмкин. Әмма мондый киртәләр Галимуллиннар бизнесында килеп туа алмый.

“Алим белән 10 ел эшлибез. Хатын-кыз буларак шуны аңлыйм: кеше иң беренче үзен кайгыртырга тиеш. Әмма сүз эгоцентризм – башкаларның фикерен һәм карашын исәпкә ала белмәү, үзенең эчке дөньясына артык бирелеп китү турында бармый. Хатын-кыз сәламәтлеген сакламаса, энергияле булмаса, гаиләсенә дә, эшкә дә көчен тулысынча бирә алмый.

Ир-атның беренче чиратта эше, аннары тормыш юлдашы, балалары булырга тиеш. Хатын-кызда чылбыр бераз үзгәрә. Без үзебезгә кулай системаны еллар буе кордык. Беребез дә эштә бер, гаиләдә икенче рольгә керергә туры килгәнлеген онытмыйбыз.

Мин кайчак Алимга: “Син урманны миңа караганда күбрәк яратасың”, – дип шаяртам. Бер-беребезне аңлыйбыз. Ул инде киләчәктә табигый байлыклар турында ихлас кайгыртучы буыннар үссен өчен тырыша. Чөнки аңа да үз вакытында атказанган урманчылар Әхмәдулла Һадиевич, Харис Гайнетдинович дөрес тәрбия биргәннәр. Алим аларның эшен дәвам итү юлыннан китте”, – ди Эльвира.

Аларга бала тәрбияләүдә, “Бакча үзәге” кибете аша үсентеләр сатуда әти-әниләре дә бик булыша. Элеккеге хезмәттәшебез Гөлсинә ханым ватсап мессенджерында ачкан “Ямьле бакча” төркемендә хәзер 400гә якын кеше теркәлгән. Алар биредә агачлар утырту, чәчәкләр үстерүгә кагылышлы күптөрле сорауларына фәнни нигезләнгән җаваплар таба, киңәшләр ала. Алим әйтүенчә, әнисе бакча үзәгенә яңа сулыш өрә алган.

Ул “ГАФЭЛЬ”нең икенче унъеллыктагы эшчәнлеген дә кызыксындырырлык итеп тасвирлап бирде. Хәзер Сабаның яшеллеген төрле өлкәләрдән губернаторлар, мэрлар, район башлыклары  килеп өйрәнә башлаган.

“Район хакимияте, Рәис Нургалиевич бу мәсьәләгә зур игътибар бирмәсә, берни килеп чыкмас иде. Без аның ярдәмчеләре. Норма буенча бер кешегә кимендә 10 квадрат метр яшеллек туры килергә тиеш. Бездә исә ул 50 тапкыр артыктыр. Кешеләрдә соклану, яхшылык хисләре уятучы паркларыбыз күп.

Киләсе унъеллыкка планыбыз – туристларны район белән таныштыру, яшелләндерүгә мәхәббәт уяту. Икенчедән, башкарылган эшне фәнни яссылыкта күрсәтү. Аларны мәгълүмат кырына күчергәндә матурлык массаларга тизрәк таралачак. Паркларны төзеп куярга була, аларны алга таба яхшы хәлдә тотарга да кирәк”, – ди Алим Фиргать улы.

Сүз ахырында. Сабаның көньяк-көнчыгышында утыртылган кедр кишәрлеге белән кызыксындым. Үсеп килә икән. Кедр 800 елга кадәр үсә, 30–40 елдан чикләвек бирә башлый икән. Шул чакларны да күрәсе иде.


Нет комментариев