Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гөлнар Шәрифуллина: «8 март - тормыш иптәшем Илшат белән гаилә корган көнебез»

Районыбызның гүзәл затлары 8 март бәйрәмен үзләре ничек каршылый? Ханымнардан шулар хакында сораштык.

Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренгән, та­би­гать­нең яшәрүенә  китергән ямьле март ае иң күркәм бәйрәмне – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен алып килә.  Язгы  нурга күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Әлбәттә, бу көнне гүзәл затлар  якыннарының  күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, матур бүләкләр дә кабул итеп ала. Бәйрәм  уңаеннан күңел түрендә саклана торган иң кадерле,  истә калган бүләк нинди? Гүзәл затлар 8 март бәйрәмен үзләре   ничек каршылый? Ханымнардан шулар хакында сораштык. 

Гөлнар Шәрифуллина, Югары Шытсу авылы:

8 март – безнең өчен бик истәлекле, икеләтә бәйрәм. 1996  елның 8 мартында (ул җомга көнгә туры килде) тормыш иптәшем Илшат белән гаилә кордык, бу  безнең  законлы никах көнебез. Быел парлы сукмактан атлый башлаганыбызга 28 ел була. Бүләкләрне аерып  әйтү мөмкин түгел, һәрберсе истә, һәрбер  игътибар күрсәтү күңелгә җылылык бирә. Гаиләбез белән электән 8 март җитүен зур җанлылык белән каршы ала идек.  Мәрхүм әткәебез Габдрафыйк Шәрифуллинның 7 март туган көне, әгәр исән булса, быел 80 яшь туласы иде. Бәйрәмнәргә  10 март – төпчек улыбызның туган көне дә өстәлә. Шуңа күрә 8 март җиткәндә, берьюлы берничә бәйрәм, дип сөенеп каршы алабыз. Бәйрәмнәр мөбарәк, табыннар түгәрәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев