Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һава торышы бозылу сәбәпле, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юлларда аеруча сак булырга чакыра

Синоптиклар Татарстанда яңгыр, буран һәм юлларда кар боткасы турында кисәтте

Бүген Татарстанда яңгыр, җепшек кар һәм кар көтелә, явым-төшем күләме тәүлегенә 15-30 миллиметр тәшкил итәчәк. 

Төньяктан көчле җил исә, аның тизлеге урыны белән секундына 23 метрга җитәчәк, дип искәртә синоптиклар. Республиканың көнбатыш районнарында буран көтелә, явым-төшем сәбәпле юлларда күз күреме 500-1000 метрга кадәр кими.

Машина йөртүчеләрне көчле бозлавык, кар боткасы хакында кисәттеләр, урыны белән кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

Машина йөртүчеләргә машинаның техник торышына, аеруча тормоз системасына һәм тәгәрмәчләргә игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика  приборлары төзек хәлдә булырга тиеш. Автомобильдә начар күрү шартларында хәрәкәт иткәндә куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле маневрлардан тыелырга кирәк. Хәрәкәт тизлеге конкрет һава торышы һәм юл шартларына туры килергә тиеш. Җәяүлеләр яктылык кайтаручы элементларга ия булырга һәм аларны шоферлар күрүен тәэмин итәргә тиеш.

 Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев