Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңартылган китапханәдә тәүге бәйрәм

21 февраль – Халыкара туган тел көне

Дөньяда җиде меңгә якын тел бар. Шуларның сиксән өче киң таралган. Татар теле –ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурлык хисләре уята. Халыкара туган тел көне уңаеннан республика күләмендә матур чаралар, очрашулар уза.

“Бүген бездә зур бәйрәм. Яңартылган китап­ханәбезнең туган көне. Беренче чарабызны без  нәкъ менә  гаҗәеп матур һәм мәгьнәле бәйрәмгә – Халыкара туган тел көненә багышлап уздырабыз.  Һәркем өчен әти-әнидән кала туган тел иң кадерлесе, газизе. Һәркем үзенең туган телен саклап, кадерләп, үзеннән соң киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш”, – дип мөрәҗәгать итте бәйрәм чарасында катнашкан Саба гимназиясенең 4 А сыйныфы укучыларына китапханә директоры Ләйсән Билалова.

Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр, – ди халкыбыз. Китапханә хезмәткәрләре  үткәргән “Туган телем – татар теле” дип аталган әдәби сәгатьнең дә  төп мак­саты  укучыларга әлеге фикерне  куәтләүгә, мәгъ­нәсен төшендерүгә  юнәтелгән иде.  Укучылар иң элек  туган тел көне бәйрәменең тарихы белән таныштылар, балалар фольклорының үрнәкләрен укып күрсәттеләр. Балалар ки­тап­ханәсенең өлкән китапханәчесе Илсөяр Шакирҗанова тәкъдим иткән   табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең дәвамын әйттеләр.  Китапханәләрнең  мәгърифәт учагы  булу, мәгълүмат бирү юнәлешендә генә түгел,  җанлы аралашу, туган телебезне саклауда, үстерүдә дә  роле зур булуын әлеге чара тагын бер кат раслады.

“Китапханәбезгә реконструкция ясаганда балаларны бирегә   тагын да җәлеп итү максатыннан районыбыз җитәкчелеге дә,   төзүчеләр дә балалар китапханәсенә аеруча зур игътибар биреп,  үзенчәлекле итеп эшләргә тырыштылар. Уку залы нәкъ менә бал кортларының кәрәзе  формасындагы стеллаж белән җиһазландырылды. Анда китаплар белән бергә, кызыклы мәгълүматлар урнаштырылды. Без  язучылар белән  еш очрашулар уздырабыз. Хәзер бирегә чакырмыйча,  турыдан-туры видеоэлемтәгә чыгу мөмкинлеге дә булдырылды. Укучылар мәктәп программасында булган  язучылар белән турыдан-туры элемтәгә кереп үзләренең фикерләрен әйтеп, сорауларын бирә алалар. Заманча технологияләрнең тагын берсе – балалар бердәм укучы билеты белән  махсус терминал аша  үзләре китапны сайлап алып,  үзләре мөстәкыйль рәвештә тапшыру мөмкинлеге. Ул әлегә Татарстанда милли китапханәдә генә кулланыла иде”, – дип яңа мөмкинлекләр белән таныштырды Ләйсән Билалова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев