Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшь балта осталары ярышты

Сәләтле балалар өчен мәктәп – интернаты базасынада укучылар өчен «Столярное дело» компетенциясе буенча «ЮниорПрофи» чемпионаты булып узды.

 Әлеге бәйге укучыларга әлеге өлкәдә үз белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтергә ярдәм итте. Катнашучылар балта остасының кем булуы турындагы сорауга җавап биргән теоретик этап аларның һөнәрне аңлау дәрәҗәсен һәм эшнең төп принципларын бәяләргә мөмкинлек бирде. Практик өлештә 5-7 сыйныф укучылары фанерадан салфетка  савыты, 8-11 сыйныф укучылары кошлар өчен җимлек ясадылар. Әлеге этапта укычыларның төрле эш кораллары белән эш итү осталыкларына бәя бирелде. Мондый чаралар укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм аларга алга таба һөнәр сайларга  ярдәм итә.

Бәйгенең нәтиҗәсе түбәндәгечә булды:

5-7 сыйныф укучылары арасында

I урын – Югары Симет мәктәбе укучысы Гатауллин Азамат,

II урын - Саба гимназиясе укучысы Якупов Исламгали

III урын – Олы Арташ мәктәбеннән Гайсин Ильяр.  

8 -11 сыныф укучылары арасыннан:

I урын – Югары Симет мәктәбе укучысы Хабибуллин Рамазан,

II урын -  Эзмә мәктәбеннән Садиков Ильназ

III урын -  Шәмәрдән лицееннан Сергеев Дмитрий.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев