Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Яшьлек»тә ГТО нормативларын тапшырдылар

Коллектив «Хезмәткә һәм оборонага әзер»!

 «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре спорт бәйрәмендә катнаштылар. Дәүләт нормаларына ярашлы рәвештә, һәр яшь категориясе өчен сынау программасы үз эченә сыгылмалылык күнегүләрен, урыннан озынлыкка сикерүне, гәүдәне аркада ятып торудан күтәрүне, кулларны ятып таянып бөгеп һәм җәеп торуны, туринкта тартылуны ала. Казанышларына карап, аларга «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының квалификация бүләкләре – алтын, көмеш яки бронза значоклар биреләчәк.

 Россиядә ГТО комплексын торгызу- үз көчеңә ышану, спорт белән шөгыльләнә башлау өчен искиткеч мөмкинлек. Ә нормативларны коллектив белән бергә үтәү -  эшләүче яки укучы кешеләрнең берләшүенә, дус-танә мөнәсәбәттә булуларына ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев