Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Яз гүзәлләре» – үзебезнекеләр!

Март ахырында “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында «Яз гүзәле-2024» бәйгесе узды. Әлеге матур чарада безнең райондашларыбыз – Олы Шыңар авылы кызы Зилә Мөхәммәтова һәм Олы Арташ авылыннан Алсу Вәлиева катнашты.

 Кызлар, суперфиналга чыгып, Зилә “Иң тапкыр кыз”,  Алсу “Иң зыялы кыз” исемнәренә лаек булдылар.  Бәйге хакында кызларның үзләре белән сөйләштек.

 -Әлеге конкурста катнашырга сезне кем яки нәрсә этәрде?

 -Зилә: «Яз гүзәле» бәйгесе ту­рын­да күптән ишетеп белә идем, дусларым арасында да катнашучылар булды. Төр­ле сәбәпләр белән мин катнашуны гел ки­чектерә килдем, ләкин быел  үземне сынап карарга уйладым.

-Алсу: Дөресен генә әйткәндә, мин әлеге бәйге белән күптән таныш идем. 1 курста укыганда, «Татар кызы» бәйгесендә во­лон­тер буларак катнаштым һәм шунда «Яз гүзәле»ндә дә үзләрен сынап караган кызлар белән танышып калдым. Минем якын дусларымның да әлеге бәйгедә катнашканнары бар. Аларның фотосурәтләре тәэ­сирендә, минем дә «Яз гүзәле»ндә үземне сынап карарга теләгем көннән-көн арта барды. Шуңа да әлеге бәйгегә гариза җибәрергә карар кылдым.

- Финалга үткәч, нинди хисләр кичердегез?

-Зилә: Шунысы кызык: мин әлеге бәйгегә га­риза җибәргәч, “ВКонтакте” социаль чел­тәрен телефонымнан бетереп аттым һәм, гомумән, моның турында оныттым. Дус кызларым «Әле билгеле түгелме?» – дип, сорый башлагач, тиз-тиз генә “ВКонтакте”ны яңадан ачып карадым.  Анда миңа финалга узуым турында хат килгән булган.  Әлбәттә, бик шатландым.

-Алсу: Тормышым болай да якты, кызык­лы булганга күрә, беренче чиратта шатлык хисләре кичердем дип әйтә алмыйм. Төрле өлкәгә караган күп кенә проектлар белән мәшгуль булганга, «Яз гүзәле»нә җитешә алырмынмы, үз максатыма ирешерменме дигән уйлар да бар иде. Тик кыска гына ва­кытта үземне кулга алдым да, төгәл катнашырга карар кылдым. Минем өчен әлеге бәйге бик зур тәҗрибә мәйданы булды.

-Конкурс этаплары, аңлавымча, атна буе барган. Үткәрелгән остаханәләрне санап китегезче...

-Зилә: Конкурс программасы, чыннан да, бик кызыклы иде. Атна дәвамында без кай­лар­га гына бармадык та, кемнәр бе­лән генә очрашмадык. Калабыз буйлап экс­курсиядә дә йөрдек, бөек шагыйребез Габдулла Тукай музеенда да булдык, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия теат­рында спектакль дә карадык. Каллигра­фия, чигү, бию, вокал, шәҗәрә ясау буенча остаханәләрдә күп нәрсәгә өйрәндек. Сәй­дәш Шәрәпов, Ришат Әхмәдуллин, Иван Остроумов, «Мисс Татарстан-2023» исеменә лаек булган Марина Пронина, «Сөембикә» матурлык салонына нигез салучы Алинә Хәмидуллина һәм тагын бик күп кызыклы шәхесләр белән очраштык.

-Финалга әзерлек вакытында иң истә калган мизгелләрегез кайсы булды?

-Зилә: Бәйгегә  10 көн  вакыт узды, ә мин әле һаман да ничә сәгатьлек ре­пе­ти­ция­ләрдән соң бүлмәдәш кызлар белән урамда йөргәннәребезне, иртәнге сәгать дүрткә кадәр тулай торак бүлмәсендә серләшеп утырганнарыбызны сагынып искә алам.

-Алсу: Бәйге программасы бик тыгыз иде: нинди генә остаханәләр үтмәде дә, нинди генә тәҗрибәле остазлар белән очрашулар уздырылмады. Бәйгенең оештыру дәрәҗәсе аеруча ошады. Хәтеремә иң уелып калганнары, әлбәттә, остаханәләр һәм тәҗрибәле режиссерлар кулы астында үткәрелә торган финалга әзерлек вакытлары булды. Кичке сигездә башлана торган репетицияләр аеруча сагындыра. Катнашучы кызлар барысы да шундый ягымлы, ачык иде. Гомумән, әлеге бәйге миндә бары тик яхшы тәэсирләр генә калдырды.

-Суперфиналга чыгу турында уйларыгыз бар идеме?

-Зилә: Суперфинал турында артык уй­ла­мас­ка, хисләргә бирелмәскә тырыштым. Минем төп максатым  яңа тәҗрибә алу, үземне яңа яктан ачу иде. Шуңа күрә үземне җиңүче итеп тоярга тырыштым, чөнки «Яз гүзәле» кебек масштаблы бәйгедә катнашу гына да, минем уйлавымча, – инде зур җиңү. Башта ук үземә сүз бирдем: әгәр суперфиналга үтмәсәм, борчылмаска, бары тик башны югары күтәреп, алга атларга. Чөнки кызлар барысы да бик көчле, әзерләгән чыгышлары барысыныкы да матур һәм эчтәлекле иде.

-Алсу: Мондый бәйгеләрдә тәҗрибәм булганга үз-үземә ышандым. Катнашучы кызларга караган саен, барысының да кайсыдыр ягы белән аерылып торганын сизә идем. Һәммәсе дә сәләтле, чибәр, талантлы, уңган алар. Барысы да җиңүче исеменә лаек булырлык. Шуңа да кайбер вакытта шикләнеп тә куя идем. Тик иҗади чыгыш вакытыннан соң, миңа күп кеше мактау сүзләре яудырды. Шуннан соң суперфиналга чыгу ихтималына ышанычым тагын да артты.

-Сезнең өчен «Яз гүзәле» ул – ….

-Зилә: Гаилә, җылы хисләр. Бер атна буе  бәйгедә катнашучы кызлар белән бер дулкында булып, бер үк төрле хисләр кичереп, бергә сөенеп, бергә борчылып узган вакыт безне дуслаштырды, «Яз гүзәле» гаиләсе итеп берләштерде. Кызларның һәркайсы минем өчен якын, һәрберсе йөрәк түремә иң җылы хисләр аша кереп калды. Моннан тыш әлеге бәйге мине иң якын кешеләрем белән арабыздагы мөнәсәбәтләребезне тагын да җылытты.

-Алсу: Саф, ихлас, сәләтле, уңган татар кызын үзен сынап карарга менә дигән мөм­кин­лек. «Яз гүзәле»нә минем карашым баш­качарак иде, әлеге бәйге минем өчен ярыш булмады. Катнашучы кызларга карап, мин илһамлана идем. Димәк, “Яз гүзәле” ул –  илһам һәм гүзәллек чыганагы да.

-Башка кызларга да әлеге конкурста катнашырга тәкъдим итәр идегезме?

-Алсу: Әйе, әлбәттә! Бу тормышта үзеңне гел төрле өлкәдә сынап карарга, курыкмаска, бер урында таптанмаска,  бары тик алга атларга кирәк. Иҗади бәйгеләрдә, аеруча  «Яз гүзәле»ндә  көчеңне сынап карарга тәкъдим итәм. Катнаша-катнаша, шомарасыз, тәҗ­ри­бәгез һәм үз-үзегезгә ышанычыгыз арта, яңа ишекләр ачыла. Бәйгедә генә түгел, тормышта да барлык кызларга матур,  ихлас күңелле «яз гүзәлләре» булып калуларын телим.

Азалия Мифтахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев