Рамазан - изгелекләр ае
“Игенче” җәмгыяте ашханәсендә , төрле елларда шушы җәмгыятьтә эшләп чыккан йөздән артык ветеран һәм хәзерге көндә хезмәт куючы белгеч ир-атлар катнашында Ифтар мәҗлесе уздырылды. Мәҗлестә Мөдәрис хәзрәт Гыймранов катнашып, җыелучыларга ураза тотуның әҗер-саваплары турында сөйләде, вәгазьләр укыды.
Хуҗалык җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы ифтарда катнашучыларга рәхмәтләрен җиткереп, күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле тормыш, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.


Нет комментариев