Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

«Игенче» ҖЧҖендә силос өчен кукуруз әзерләү тәмамланды

Хуҗалык киләсе сезонга кадәр силосның сыйфатын һәм сакланышын тәэмин итте.

«Игенче» ҖЧҖендә силос өчен кукуруз әзерләү уңышлы төгәлләнде. Бу культурага бүлеп бирелгән кырларның гомуми мәйданы 684 гектар тәшкил итә.Механизаторлар Газиянов Рөстәм һәм Ганиев Фәнил, уңышны оператив һәм сыйфатлы итеп җыеп алып,  һөнәри осталыкларын  күрсәттеләр.

Вакланган массаны машина йөртүчеләр Сафиуллин Мөнир, Галимов Азат, Галимов Айтуган, Исхаков Әгъзам, Зарипов Ленар, Вәлиев Рузалин һәм Әхмәдиев Галинур ташыды.Әзерләү процессын тәҗрибәле агрономнар Галиев Нияз  һәм Хаҗиев Рүзәл  контрольдә тоттылар, алар кукурузның торышын һәм технологик нормаларның үтәлешен күзәттеләр. Траншеяләрне яшел масса белән тигез һәм тыгыз тутыруга аерым игътибар бирелде, бу силосның сыйфатын саклау өчен төп фактор булып тора.

Силос массасын трамбовкалауны механизаторлар Тимергалиев Ришат, Хәертдинов Фәрит, Нәбиуллин Марсель, Шамилов Рафиль, Хәмидуллин Ленар һәм Мәҗитов Альберт башкардылар.

Бу этаптагы эшләрнең сыйфатын баш зоотехник Вәлиев Марс Фәрит улы җентекләп тикшереп торды, ул силосның югары стандартларга туры килүен гарантияләде.

Процесста катнашучыларның бердәм хезмәте һәм аларның профессиональлеге нәтиҗәсендә «Игенче» ҖЧҖ терлек азыгы әзерләүне уңышлы төгәлләде, киләсе сезонга кадәр силосның сыйфатын һәм сакланышын тәэмин итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев