Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Игенче” быел да беренче

Өченчекөн районда техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын тагылма агрегатларны ремонтлауга әзерләү барышын тикшерү буенча комиссия эшләде. Аңа Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек начальнигы урынбасары Илнар Габбасов җитәкчелек итте. Комиссия авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кышка әзерлеген 70 баллы система буенча бәяләде. Әлеге традицион конкурста “Игенче” җәмгыятенең беренче урынга чыгуын шулай буласы алдан көтелгән нәтиҗә дип бәяләргә кирәк.

undefinedСлесарьлар Наил Нигъмәтҗанов (уңда) белән Илшат Гыйльманов чәчкеч ремонтлый

Әйтик, кайсы хуҗалыкта җылытылган машина юу урыны күргәнегез бар! Ә “Игенче”дә тау кадәрле техника да быел җәйдән бирле “душ керә”. Бу эшне авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлаучы слесарь Рамил Мансуровка тапшырганнар. Барысына да өлгерә егет. “Гомумән, “Игенче”дә механизаторларның күбесе универсаллар. Берничә техникада эшли алалар. Кадрлар барысын да хәл итә. Конкурста хуҗалыкның 66 балл җыюы – игенчеләрнең хезмәткә җаваплы карашы нәтиҗәсе. Кызыксындыру да бар. Шуңа күрә күбесе күңел биреп эшли. Яшьләр дә кайта”,– ди баш агроном Нияз Галиев. Әнә Балтачтан Эзмәгә гаиләсе белән кайткан Ранис Гыйматов җәйге чорда эшләп күрсәтергә өлгергән дә инде. Хәзер ул остаханәдә тракторын “КУН-10” агрегаты тагарга әзерли. Кышын терлекләргә азык төяп торачак. “Киләсе елга ук йорт салып бирергә дә вәгъдә иттеләр. Яшермим, Балтач районында мин эшләгән җирдә игенчегә андый караш юк”,– ди Ранис. Ул һәм Гыйният Гайнуллин, Илгизәр Галимбеков, Ринат Тимергалиев, Флүр Кәримов тракторларын ремонтка керткән остаханә утын ягып җылытыла. Эретеп ябыштыручы рационализатор Расих Әсәдуллин ясап куйган җайланма адәм ярмаслык ботаклы пүләннәрне “ә” дигәнче икегә аерып бирә. Механизаторларга көндезге ашка да өйләренә кайтып йөрисе юк. Ашханәдә Фидания Шәймәрданова, Әминә Сафина әзерләгән мул сый өчен түләү, кем әйтмешли, символик бәя генә. Гомумән, парк биләмәсендә сары сайдинг белән тышланган яңа биналар хуҗалык белән Алмаз Зарипов җитәкчелек итә башлагач сафка баскан. Инде тагын берсе – зур егәрлекле техника тагылма агрегатлары белән кереп урнашачак өсте ябулы гараж төзелеп бетү алдында. Әлеге үзгәрешләр барысы да җитештерүчән хезмәткә этәргеч бирә. “Әйе, шартлар бар, эшләве уңайлы хәзер. Тик менә яшь бара, анысын нишләтәсе”,– дип куйды балачагыбыз бер чоргарак туры килгән механизаторларның берсе. Остазларга алмашка яшьләр килүенә куанырга гына кала. Аграр көллияттә белем алганда хуҗалыкта практика узган Иләбәр егетләре Ленар Васильев белән Ленар Рамазанов та эшкә кайтырга ризалык биргәннәр. Инде техника да тапшырганнар үзләренә. Яшьтән тупланган тәҗрибә һәр эштә алдынгы булуга юла ача.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев