Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ике Басу Арташтан Гөлсәрия Җәләлетдинова : «Уен-көлкене үз итсәм дә, алдаларга яратмыйм»

1 апрель көнне дөньяга килүчеләр арасында сораштыру үткәрдек.

  Туган көнем 1 апрель булгангамы,  юморны, уен-көлкене бик яратам. Шуңа да бу көн минем холкымда чагылыш тапмый дип һич әйтә алмыйм.  Әмма үзем алдаларга яратмыйм. Тормышта 1 апрель шаяруларына бәйле  кызыклы хәлләргә юлыкканым юк. Шулай да бер хатирә истә калган: балалар бакчасында эшләгәндә, бер бала: "Апа, сезне тиз генә мәктәпкә чакы­ралар", – дип эн­дәште, йөгереп керсәм, берсе дә чакырмаган  булып чыкты. 1 апрель  уңаеннан алданганымны белдем. Бу көнне берәүгә дә үпкәләп, сүз әйтеп булмый, чөнки көне шундый. 1 апрель кебек күңелләрне шатлык хисләре белән тулыландыручы көннәр,чыннан да, бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев