Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Инвалидлар Декадасы кысаларында күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында (Showdown) өстәл теннисы буенча турнир узды

Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә Инвалидлар Декадасы кысаларында күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында (Showdown) өстәл теннисы буенча турнир узды.

Бу турнир инде традициягә әверелде, елдан-ел күбрәк катнашучыларны җыя. Быел беренче тапкыр безгә Кукмара муниципаль районы спортчылары кушылды. Турнирны ачу тантанасында Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Н., Саба муниципаль районының Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте рәисе Галиуллин М. В., Бөтенроссия инвалидлар иҗтимагый оешмасы Татар төбәк оешмасының Саба җирле оешмасы рәисе Галимова Р. А. катнашты. Ярыш ахырында барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев