Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ишегалдым – тигез асфальт

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә уңай мохит булдырыла. Эшләр Сабаның З.Йосыпов урамындагы 13Б, 15, 15А йортларның ишегалларыннан башланды.

undefinedundefinedАвылда булсынмы, шәһәр­дәме, йорт-җирне ишегалдыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Көндез эштә булган кешеләр ишегалдын кичен кайткач, машина кую урыны кебек кенә кабул итә. Ләкин әгәр гаиләдә балалар бар икән, ишегалдына караш үзгәрә. Алар нинди булырга тиеш дигән сорау туа. Шуңа күрә районда ТР Президенты программасы тормышка ашырыла башлаганчы былтыр ук күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән киңәштеләр. Мәсьәләне ур­тага салып фикер алышулар үткәрелде, проектка төзәтмәләр кертелде. Башкарылачак эшләрнең план-схемасы шул йортлар янында һәркем күрерлек урынга урнаштырылды. Әйтик, З.Йо­сыпов урамындагы 13Б, 15, 15А йортларның ишег­­алды мәйданы 6830 квадрат метр тәшкил итә. Бу территориягә торак ми­лекчеләре 9 подъезддан чыгып йөри. Программа өч йорттан 63 фатирда яшәүчеләргә уңайлы мохит ту­дырачак. Территориянең яртысы асфальтланачак. “Эш­­кә 9 июльдә керештек. Бүген 5 эшче тротуарлар ясау өчен бордюрлар тезә, үзтөягечләр ком ташый. Җәяүлеләр юлы асфальтланачак. Барысы 24 автомобиль өчен ике машина кую мәйданчыгы, кер киптерү, ял итү урыннары аерым булачак. Балалар мәйданчыгына яңабаштан ком таратылачак. Тышкы яктырткычлар урнаштыру һәм башка эшләр субподрядчыга тапшырыла”,– диде төп подрядчы оешма – җаваплылыгы чикләнгән “МДСУ-1” җәм­гыяте мастеры Газинур Иб­раһимов.

undefinedТорак милекчеләре белән дә сөйләштек. “Без Сабага читтән кайтып урнаштык. Гел яңартып торалар район үзәген. Монысы да матур булыр, алла боерса. Подъезддан чыгуга, аякка пычрак иярми торган тротуардан йөриячәкбез”,– дип шатлана 13Б йортта яшәүче 82 яшьлек Флера апа Гарипова. Узган ел биредә “Мелиорация-Строй” җәмгыяте күпфатирлы йортлар астына су керү проблемасын хәл итү максатында дренаж системасы үткәргән иде. Нәтиҗәдә подвалга су керү тукталган. Шулай да кайбер подъездларда язын су суыртучылар булган дип ишеттек. Бәлки проблеманың тулысынча хәл ителүенә республика программасы буенча башкарылган эшләрнең дә йогынтысы булыр әле.

“Бердәм заказчы хез­мә­те” муниципаль унитар пред­приятиесендә әй­­тү­­ләренчә, районда бы­ел биш ишегалды төзек­лән­­дереләчәк. Шуның дүр­те­се – Шәмәрдәндә. Район­да 2024 елга кадәр тәр­типкә китереләчәк ише­кал­ларының саны 50гә җитә.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев