Иштуганда "Каен бәйрәме" - Троицаны билгеләп уздылар [+фото]
Район яңалыклары

Иштуганда "Каен бәйрәме" - Троицаны билгеләп уздылар [+фото]

Иштуган авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Рус Каенын Яратам" дип исемләнгән Троица бәйрәмен үткәрделәр.

Бу бәйрәм аша балалар Троица бәйрәме йолалары белән таныштылар, рус һәм удмурт халык мәдәнияте, гореф-гадәтләре, бер-беребезгә карата хөрмәт, табигать турында кайгыртучанлык турында әңгәмә кордылар. Чара күңелле уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында балалар каен агачын теләкләр әйтә-әйтә төрле тасмалар белән бизәделәр.

 

 


Нет комментариев