Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуганда хатын-кызлар монисто ясарга өйрәнде

Монисто-удмурт хатын-кызларының традицион күкрәк бизәге.

Монисто берничә рәт җепләрдән торган муенсадан тора, аларга тәңкәләр, муенсалар һәм башка бизәнү әйберләре тегелгән.

Иштуган мәдәният йортында удмурт милли бизәге мониста ясау буенча мастер - класс үткәрелде. Сәнгать җитәкчесе Миләүшә Гайнетдинова монистоның барлыкка килү тарихы турында сөйләде һәм аның төрләре белән таныштырды. Бу бизәнү әйберләре өйдә олы кызга мирас итеп бирелгән, калганнары монистоны үзләре ясаган. Оригиналь муенса начар күздән һәм явыз көчтән саклану ысулы, шулай ук акча җәлеп итү өчен талисман да әле. Хатын-кызлар мастер-класста тәңкәләрдән дөрес композиция ясарга һәм аларны әйбергә тегәргә өйрәнделәр. Үз кулларың белән тәңкәләрдән кыңгыраулы муенса ясау авыр түгел, иң мөһиме остадан сабырлык, игътибарлылык һәм тырышлык таләп ителә. Осталар стильле, оригиналь, нәфис бизәкләр ясаганнар һәм алынган нәтиҗәдән канәгать калганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев