Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җитәкчеләр дендрология бакчасына Кырым карагае үсентесен утырттылар

Бүген Саба муниципаль районында Кырым карагае үсентеләре утыртылды. Акция Н.М.Миннеханов исемендәге дендрология бакчасы биләмәсендә узды. Анда ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.

Әлеге карагай үсентесе 18 мартта «Рус язы. 10 ел бергә" рәхмәт акциясе кысаларында Кырым һәм Севастопольнең Россия белән берләшүенең ун еллыгына багышланган «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында Кырым Республикасы делегациясе тарафыннан Татарстан Республикасына тапшырылган иде.

Кырым карагае үсентесе мәңге какшамас  дуслык символы буларак тапшырылган. Кырым карагае-мәңге яшел ылыслы агач, аның гомер озынлыгы 500-600 ел тәшкил итә, – дип билгеләп үтте ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. - Ышанам ки, 500 елдан соң да төбәкләр арасында хезмәттәшлек шундый ук тыгыз булачак, ә Россия көчле һәм бердәм дәүләт булып калачак».

«Фикер алышудан соң Кырым карагае үсентеләрен Дендросад биләмәсенә утырту турында Карар кабул ителде, чөнки монда аның үсеше  өчен барлык шартлар да тудырылган", – дип өстәде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев