“Юлбат” җәмгыятенең Килдебәк бригадасында терлек азыгы әзерләү тулы куәтенә бара
Җәйнең бер көне ел туйдыра
Уңай һава шартлары күпьеллык үләннәр үсүгә ярдәм итә. Бу көннәрдә “Юлбат” җәмгыятенең Килдебәк бригадасында бар куәткә күпьеллык үләннәрнең икенче чабымыннан азык әзерлиләр. Хуҗалык хезмәтчәннәре сенаж салалар. Уңдырышлы ел булуга карамастан, терлек азыгын сыйфатлы һәм кыска вакыт эчендә әзерләргә кирәк, бу сыйфатлы терлекчелек продукциясе җитештерергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук хуҗалыкта чиста пар җирләрен эшкәртү дә бара. Ә комбайнчылар көзге культураларны җыюга керешергә әзерләнәләр.
Чыганак Саба муниципаль районы сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев