Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кадерлик әниләрне!

-Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! – Әни... Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем. Әйтерсең бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез!

Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллар, мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала, ә балам дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә.

Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы. Ә авырсаң төннәр буе яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле!

Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше!

27 ноябрь “Әниләр көне” буларак 1999 нчы елдан бирле билгеләп үтелә.

Менә бу елны да нәкъ шушы көнне бу бәйрәмне үзебезнең бакчада бик матур итеп билгеләп үттек.

Лесхоз “Ләйсән” балалар бакчасына йөрүче һәр бала үз әнисенә бу көнне бик матур шигырьләр, җырлар, биюләр бүләк итте.

Бу бәйрәмгә һәр төркем балалары бик теләп әзерләнделәр.Һәр бала үз әнисенә матур итеп бүләк-открытка ясады.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары яраткан әниләренә “Йомры күмәч” әкиятен театральләштереп уйнап күрсәттеләр.Ә бу бәйрәмне Лесхоз мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм укытучылары, безнең бакчага йөрүче зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бергәләп зур һәм тирән эчтәлекле концерт куйдылар.

Ул көнне мәдәният йорты залы халык белән шыгырым тулы иде. Һәр чыгышны халык бик җылы кабул итте.

Балалар авызыннан чыккан искиткеч матур сүзләрне ишетеп, залдагы һәркемнең күңел кыллары тибрәнгәндер, мөгаен.

Тормышта да һәркөнне шундый ягымлы, матур сүзләрне ишетеп яшәсеннәр иде безнең әниләр! Чөнки алар һәрберсе хөрмәткә лаек!

 

Чулпан Шәкүрова,

Лесхоз “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев