Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Кадрлар резервы» Республика проекты

2017 елның 10 февралендә Саба гимназиясенең югары сыйныф укучылары белән «Кадрлар резервы» Республика проектында катнашучылар Гатауллин Р.Л. һәм Мөстафин А.С. «Анти экстремизм» дип исемләнгән чара уздырдылар.

Эксперт итеп ТР Яшләр хөкумэтенең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек мәсъәләләре буенча киңэшчесе Гүзәлова А.Н. ТР Саба муниципаль районы Советының юридик бүлеге начальнигы А.И. Миникаев, Саба гимназиясенең тәрбия эшләре буенча Л.И. Шамсетдинова чакырылган иде.

Гимназия укучылары белән хокукый җаваплылык экстремистик җинаятләр турында әңгәмә уздырылды, аннан сон командаларга төрле биремнәр бирелде.

Экспертлар сөйләү осталыгына күрсәтмә материаллар сыйфатына, җавапларнын дөреслегенә бәя бирделәр.

Турнир нәтиҗәсе буенча җинучелэр командасы билгеләнде һәм ин яхшы спикер итеп 10 сыйныф укучысы Надыршин Илнур танылды.

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев