Кайгы һәм Хәтер көне  Һәлак булганнар истәлегенә лаеклы булыйк
Район яңалыклары

Кайгы һәм Хәтер көне Һәлак булганнар истәлегенә лаеклы булыйк

22 июнь – илебез тарихында иң фаҗигале көннәрнең берсе. Бу көнне илебез азатлыгы өчен башларын салган миллионнарча корбаннар искә алына, сугыш китергән кайгы-хәсрәтләр хәтердә тагын бер кат яңара.

   Моннан 85 ел элек тыныч тормышта яшәүче халкыбыз Ватанны саклау өчен кулына корал алды. Илебезне дошманнан саклау өчен районыбыздан фронтка 8 меңнән артык кеше китте, шуларның 4 меңенә генә туган җиренә әйләнеп кайту насыйп булды. 22 июнь – сугыш башланган көндә Сабада Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында әлеге датага багышланган митинг узды. Чарада район җитәкчелеге, оешма-предприятие, иҗтимагый оешма  вәкилләре, сугышчан хәрәкәт ветераннары, дин әһелләре һәм Сабаның мәктәп каршындагы  лагерьларда шөгыльләнүче балалар катнашты.

   Митинг башланганчы, мәтам чарасында катнашучылар туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре әзерләгән күргәзмәлек белән таныштылар. Музей экспонатлары – офицер сумкалары, бинокль, солдат каскалары, снаряд гильзалары һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан солдат һәм офицерларга бирелгән медаль һәм орденнарны аеруча балалар кызыксынып карадылар. Үзешчән артистларыбыз әзерләгән музыкаль-тематик күренеш тә сугыш чоры вакыйгаларын күзалларга мөмкинлек бирде. Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов халкыбызның батырлыгы турындагы тарихи хәтернең буыннан-буынга күчүен һәм яшьләрнең бу хакта белеп үсәргә тиешлеген ассызыклап үтте. “Рәсми чыганаклар буенча, бу сугышта 27 миллионнан кеше үлгән һәм хәбәрсез югалган. Коточкыч саннар. Илебездә сугыш кагылып узмаган бер генә гаилә дә юктыр, бик күп югалтулар була, җиңү килгәч тә,  ватаныбызны торгызуга күп көч сарыф ителә.

   Бу вакыйгаларны күпме еллар узса да онытырга хакыбыз юк.  Инде  сугышны үз күзләре белән күргән ветераннарыбыз сафы да сирәгәйде. Батырлар турындагы истәлекне саклау һәм киләчәк буынга тапшыру – һәркайсыбызның изге бурычы. Һәйкәлләрдә юкка гына «Һәлак булганнар истәлегенә лаеклы булыгыз» дип язылмаган. Эшебез, гамәлебез, яшәү рәвешебез белән аларга лаеклы булыйк, безнең киләчәк өчен вафат булганнарны онытмыйк, рухларын дога белән искә алыйк”,–диде ул. Мәтам чарасында   сугыш  кырында башларын салган батырлар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Аннары катнашучылар билгесез солдат һәйкәленә тере чәчәкләр салдылар, бергәләп фотоларга төштеләр. Сугыш елларында илебезне яклап кан түккән якташларыбызның батырлыгы беркайчанда онытылмас!

Тулырак фоторепортажда


Нет комментариев