Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Картинг – ул спорт кына түгел, хезмәт тә

2025 елның 18-20 июлендә «Аргамак» картодромында Байлар Сабасында картинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты, Беренчелеге, Идел буе һәм Урал федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге үткәрелде.

  Ярышларда Россиянең күп тө­бәк­лә­реннән иң әзерлекле пилотлар катнашты. Саба муниципаль районының «Олимп» мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә яхшы әзерлек күрсәтеп, призлы урыннар алдылар. Республика беренчелегендә ”Кадет” класслы картта Фидан Шаһиев җиңү яулады. Республика кубогы ярышларында Илнар Галимов – (“Восход” классы) –2нче, Илшат Шәйхетдинов 3нче урыннарны алдылар. Аларны ярышка тренерлары Илгиз Насыйбуллин әзерләде. Призерлар арасында иң яше Фидан Шаһиев күнегүләргә әле өченче елын гына йөри. 2012 елгы үсмер Сабада VI сыйныфта укый. Хәзер ул Татарстан чемпионатының Лесхоз картодромында узачак йомгаклау этабына әзерләнә. “Илнар Галимов һәм Илшат Шәйхетдинов та “Торнадо” клубында яшьтән спортка кереп киткән картингчылар. Әле дә шөгыльләнүләрен дәвам итәләр. Гомумән, хәзерге вакытта клубка 35ләп укучы йөри. Карт белән мавыгу спорт кына түгел, хезмәткә өйрәнү дә. Бу егетләр барысы да кулларына ачкыч тотып эшли ала, тормышта барлык төр техниканың рәтен белә. Бездә кызлар да картинг секциясенә йөрде һәм алар машина белән идарә итү таныклыгы алганда имтиханнарны (вождение) бик яхшыга бирделәр”, – диде Илгиз Насыйбуллин.

Хәзер картингчылар август аенда булачак Россия ротокс сериясендә һәм чемпионатында да катнашырга исәп тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев